19 мая 2017
"Каурый каләм"

2016 елның 1 ноябреннән 2017 елның 30 апреленә кадәр яшь журналистлар өчен уздырылган “Каурый каләм” Бөтенроссия бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.
19 май барлык журналистлар өчен дә олы бәйрәм – бу көне без матбугат көнен билгеләп үтәбез. Бу көнне университетка “Каурый каләм” Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләре дә җыелды. Әлеге бәйге 1 ноябрьдан 30 апрельга кадәр барды. Ул ике номинацияда узды: “Журналистика” (хәбәр, зарисовка, аналитик мәкалә, интервью, журналистик тикшерү жанрындагы иҗади эшләр) һәм “Публицистика” (публицистик мәкалә, очерк, эссе, парча жанрындагы иҗади эшләр). Әлеге бәйгедә Россия Федерациясе территориясендәге, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдәге мәктәп-гимназияләрнең, лицейларның  9-11 сыйныф  укучылары, махсус урта белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала иде. Әйтергә кирәк, катнашучылар күп булды. Әмма бәйге булгач, араларында “иң-иңнәре” дә аерылып чыкты.   


“Журналистика” номинациясендә җиңүчеләр:

1 нче урын. Галимҗанова Рәфидә Илшат кызы – Саба муниципаль районы Явлаштау гомуми урта белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы

2 нче урын. Гобәйдуллина Рамина Рамил кызы – Казан шәһәренең 111 нче рус-татар гомуми урта белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы 

3 нче урын. Апаева Ирина Анатольевна – Кукмара муниципаль районы Чура гомуми урта белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы

 “Публицистика” номинациясендә җиңүчеләр:

1 нче урын. Тимофеева Татьяна Вячеславовна – Кукмара муниципаль районы Чура гомуми урта белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы

2 нче урын. Хәйруллина Лиана Руслан кызы – Ютазы муниципаль районы Бәйрәкә гомуми урта белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы

3 нче урын. Хәбибрахманова Исламия Илһам кызы – Балык Бистәсе муниципаль районы Шомырбаш гомуми урта белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы


Гран-при иясе – Багауов Ильяс Илгиз улы (Азнакай районы, Кәкре Елга авылы) 

Яшь журналистларыбыз университетка үзләренең укытучылары белән килде. Аларның әлеге сәләтле балаларны үстерүдә зур өлеш кертүләре бәхәссез.  
Кунакларны Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе директоры Толчинский Леонид Григорий улы, татар журналистикасы кафедрасы мөдире Гарифуллин Васил Заһит улы, кафедра укытучылары каршы алды. Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе бинасы буйлап экскурсия үткәрелде. Бина 1840 нчы елларда ук төзелгән. Ул вакытларда ул университет хастаханәсе ролен үтәгән. Монда Лев Толстой яткан, беренче көндәлекләрен шушы диварларда яза башлаган, диләр. Шуңа күрә әгәр дә диварларда ремонттан соң да ачык калган кирпечләрне сыпырсаң, каләмең яхшыра дигән сүз йөри. Кунакларга ньюсрум, шоу-румны күрсәттеләр, аннан соң телевидение студиясеен карадык. Ниһаять, очрашуның иң күңелле ноктасына барып җиттек, ул да булса – бәйгегә нәтиҗә чыгару, җиңүчеләрне бүләкләү. Киләсе елларда әлеге җиңүчеләр безнең кафедрабыз студентлары булыр дип ышанып калабыз. Аларга алга таба да зур уңышлар телибез. 

Источник информации: журналистика бүлегендә укучы, 4 курс студенты Зилия Хәбибуллина.