18 мая 2017
Танылган галим Гомәр Фәиз улы Саттаровка 85 яшь

16 нчы май көнне филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Казан федераль университетының атказанган профессоры, төрки-татар ономастикасы мәктәбенә нигез салучы Гомәр Фәез улы Саттаровның 85 яшьлек юбилее уңаеннан тантаналы кичә узды. Бәйрәм тантанасында Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры, профессор Әлфия Шәүкәт кызы Йосыпова, галимнең шәкерте, төрки-татар ономастика мәктәбе традицияләрен дәвам итүче, татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Рәис кызы Галиуллина, татар әдәбияты кафедрасы профессоры Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов, татар теле белеме кафедрасы профессоры Фәнүзә Шәкүровна Нуриева, галимнең улы Татарстан Республикасының атказанган архитекторы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, дөньякүләм «Кол Шәриф» мәчетен проектлаучы Айвар Саттаров, шәкертләре, укытучылар һәм студентлар бар иде.

Тантаналы кичәнең рәсми өлеше Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең директоры профессор Ә.Ш Йосыпованың кунакларны сәламләве белән ачык дип игълан ителде: «Гомәр Фәез улы Саттаров безгә һәм, гомумән, төрки тел белеменә бүгенге көндә үзенә бик күп галимнәрне җыйган зур бер фәнни ономастика мәктәбенә нигез салучы буларак кадерле, якын. Безнең буын – бик бәхетле буын. Без шундый зур, олпат галимнәрдән белем алдык, әмма сезнең буын да бик бәхетле. Сез шушы олпат галимнәрнең укучыларыннан белем аласыз, чөнки безнең укытучыларыбызны укыткан галимнәр үзләреннән соң зур фәнни мәктәп калдырдылар».

Сүзне татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Рәис кызы Галиуллина галимнең фәнни юлы һәм аның иҗаты турында тирән мәгълүматлы чыгышы белән дәвам итте.

Чараның иң дулкынландыргыч өлеше Гомәр Фәез улы Саттаровның видео сәламе һәм ономастика фәненә багышланган лекциясе булды. Галимне күреп-белүче хезмәттәшләре һәм шәкертләре аңа соклануларын яшерми йотылып тыңладылар: «Хәзер инде Халисә кебек, Фәйзрахман, Габдрахман кебек исемнәрне милләтебездә сирәк кушалар яки бөтенләй кушмыйлар. Миңа калса, дөрес эшләмиләр, чөнки исем ул кешене тәрбияли, кешегә бик зур йөк өсти. Бер әйбергә басым ясыйсым килә: исемеңә туры килгән кеше булу өчен, һичшиксез, үзеңә таләпчән булырга, хезмәт яратырга кирәк».

Галим гомере буе үзенең кыйбласына, баскан фән юлына тугры була. Гомәр абый Саттаровны якыннан белгән һәркем аның таләпчән, гадел, кешегә карата игътибарлы, тырыш, үз эшен ахырына кадәр җиткереп эшләүче булуын ассызыклады. Кичәдә чыгыш ясаган әдәбият белеме галиме, профессор Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов галимнең тагын бер матур сыйфатын билгеләде. Ул да булса – чичәнлек: «Ул бер дигән әдәбиятчы да. Безнең төркиләрдә электән үк чичәнлек булган. Бу традиция казахларда, кыргызларда, каракалпакларда әле дә дәвам итә. Менә Гомәр абыйга да бу сәләт геннар аша килгән. Казахстанга баргач, андагы өлкән буын элегрәк тә миннән Гомәр абый турында сорыйлар иде, чөнки ул хәтта монда, зур мәҗлестә атаклы казах чичәннәрен дә ярышта җиңгән кеше. Без аның эшчәнлегенә, аның хезмәтләренә ешрак мөрәҗәгать итик һәм ул башлаган эшне заман таләбенчә инде яңа баскычка күтәрик».

Профессор Фәнүзә Шәкүровна Нуриева остазы турында җылы сүзләр җиткерде, галимнең җор теле һәм чыннан да бик таләпчән булуын ассызыклады.

Айвар Гомәр улы Саттаровның һәр сүзеннән аның әтисенә булган зур ихтирамы, хөрмәте һәм туып-үскән гаиләсенә мәхәббәте сизелеп тора. «Әтинең шундый шәхес булуында әнинең дә өлеше зур. Әтинең таләпчән булуы минем дә тормышыма үтеп керде. Ул безне һәрвакыт эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәтте».

Кичә азагында Гомәр ага салган фән юлыннан тайпылышсыз атлаучы филология фәннәре кандидаты, татар теле белеме кафедрасы доценты Гөлфия Һадиева, филология фәннәре кандидаты Венера Хәсәншина һәм филология фәннәре кандидаты Гөлшат Зиннатуллиналарга сүз бирелде. Алар, остазлары белән чиксез горурлануларын яшермичә, аңа озын гомер, сәламәтлек, куанычлы картлык теләделәр, рәхмәт белдерделәр.

Студентлар Гомәр Фәез улы Саттаровның татар халкына, татар теленә, татар кеше исемнәренә багышланган шигырьләрен укыдылар. Туган университетында үткәрелгән әлеге чара Гомәр ага Саттаровка укучылары һәм яшь буын татар яшьләренең рәхмәте булып яңгырады.

Мәгълүмат чыганагы: 3 курс студенты Гайфуллина Илүзә