17 мая 2017
"Идел кызы" бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды

Бүген, 17 май көнне "Туган авылым" ресторанында "Идел" журналы тарафыннан уздырыла торган "Идел кызы" бәйгесенең бүләкләү тантанасы булды. Быел беренче урынны Гөлназ Гарифҗанова яулады (татар журналистика кафедрасы студенты).

Икенче урында - Алсу Шәңгәрәева, өченче урында исә Роза Сабирова. Җиңүчебез Гөлназ бәйрәмгә ике сюрприз әзерләп килгән - "Идел кызы" язулы бик матур һәм тәмле торт һәм "Идел кызы" (Гөлсәрвәр сүзләре, Гөлназ Гарифҗанова көе) дип аталган  искиткеч матур җыр!

Мәртәбәле кунак - Бөтендөнья татар конгрессының  Казан бүлеге, «Болгар» Милли хәйрия фонды җитәкчесе  Фәрид Фәиз улы Мифтахов барлык гүзәл затларны бәйрәм белән котлап, җыр башкарды.

"Ихлас Татарстан" оешмасы җиңүче кызларга милли орнаментлар белән чигеп эшләнгән мендәрләр бүләк итте. Барлык финалистларга да "Идел" журналы редакциясе бүләкләр тапшырды.

Шулай ук баш мөхәррир Сабиров Радик Рәшит улына туган көне белән дә котлаулар ирештердек, дип хәбәр итә "Идел" журналы хезмәткәре Рәйсә Борһаниева. 

Источник информации: matbugat.ru