13 мая 2017
Иннополиска сәяхәт

12 майда КФУ һәм Казанның башка югары уку йортларының кафедра мөдирләрен, профессор һәм доцентларын, шулай ук ТР Фәннәр Академиясе хезмәткәрләрен Иннополис шәһәренә алып бардылар. Мондый чаралар фәнни җәмәгатьчелеккә Татарстанда гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм социаль-икътисадый үсеш программалары турында мәгълүмат бирү өчен оештырыла. Иң элек безне ирекле икътисадый зона бинасында якты йөз, киң күңел белән каршы алдылар. Иннополис турында менеджер кыска гына кереш сүз сөйләгәч, галимнәр игътибарына бу уникаль шәһәрнең 2012 елда төзелә башлап, 2015 елның 9 июнендә куллануга тапшырылуын сурәтләгән видеороликны тәкъдим итте. Салкынча залда туңуыбызны да онытып, ләззәтләнеп фильм карый гына башлаган идек, биш-ун минуттан бетте дә китте.
Аннары өч туристик автобуска утыртып, әкрен генә безгә шәһәрне күрсәтеп йөрделәр. Иннополиста төзелгән объектлар: яшел, ак, кызыл, сары, зәңгәр, чия төсләргә буялган балалар бакчасы, лицей, университет, торак йортлар, спорт стадионнары һәм ял паркы хакында гид гел сөйләп барды, катнашучыларны кызыксындырган сорауларга тулы җавап бирде. 
Киң фәнни җәмәгатьчелек Иннополистагы зур үзгәрешләрне – яңа, матур объектларны үз күзләре белән күреп, гаҗәпләнде. Безне тагын да гаҗәпкә калдырып, нык уйландырганы – монда тормышка ашырылган дөнья стандартларының барлыгы, яшәү, укыту һәм эшләү өчен тудырылган югары шартларның чынбарлыкта булуы. Шәһәрдә инде өч меңгә якын кеше яши. Алар заманча дизайн белән төзелгән, төрле төсләргә буялган 4-5 катлы йортларда – бер яки ике бүлмәле квартираларда яшиләр. Торак арендага бирелә икән, аена 7-10 мең сум түләргә кирәк.
Иннополис буйлап оештырылган күңелле экскурсия тәмамлангач, университет бинасында шәһәр башкарма комитеты, ирекле икътисадый зона һәм университет җитәкчелеге белән очрашу булды. Шулай ук ТР Президенты Аппаратыннан – ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе урынбасары Беляков Роман Юрьевич та катнашты. Очрашуны социология фәннәре докторы, профессор Тузиков Андрей Римович матур итеп алып барды. Ахырга таба профессор-укытучылар яудырган гаять күп сорауларга компетентлы вәкилләрдән төпле җаваплар ишеттек. 
Инвесторлар белән эшләү идарәсе начальнигы Исмәгыйлов Денис Гамирович ирекле икътисадый зонаның төзелеш этаплары һәм юридик үзенчәлекләре турында тәфсилләп сөйләде, төзелгән кадәре әле беренче баскыч кына санала, диде. Иннополис башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ушакова Жанна Владимировна шәһәрнең яшәеше, җирле Советка 7 депутат сайлануы, якын киләчәктә сәяси партия сайлауларын да уздыру хакында, 9 июньдә шәһәрнең ике еллыгы билгеләп үтеләчәк, дип сөйләде.  
Иннополис университетында бүген 554 студент IT телендә –инглизчә генә укый. Аларны Англия, Канада, Көньяк Корея, Пакистан кебек дәүләтләрдән килгән халыкара сертификатлы галимнәр инглиз телендә укыта, ә Россия белән Белоруссиядән берәр генә белгеч робототехника буенча гыйлем бирә. Иннополис университетында белем алучы студент елына 600-700 мең сум түли. Аның каравы, яхшы өлгереш нәтиҗәләре буенча аена 18-40 мең стипендия ала, ә квартирада бушлай яши. Монда да студент башта дүрт ел бакалавриатта укый, аннан соң магистратурада белем ала. Иннополис университетын укып бетергән бакалаврларның айлык хезмәт хакы 40 меңнән 60 меңгә кадәр. Булачак IT-белгечләр әзерлиләр биредә, ел саен ике айлык практика узарга аларны илебездәге техно-, IT- һәм бизнес-паркларга җибәрәләр. Проректор – югары уку йорты үсеше идарәсе начальнигы Саматова Алия Маратовна әйтүенчә, практикага киткән студентларны куелган максатка ирешсен, ә тәрәзә юмасын өчен даими контрольдә тоталар. Контрактта язылганча, диплом алгач, IT-программистлар Иннополис университетында бер ел мәҗбүри эшләргә тиеш икән, чөнки укытырга киткән чыгымнарны алардан каплатырга кирәк. Елга бер студентны укыту университетка 1 млн 600 мең сумга төшә, диде Алия Саматова.
Гомумән, аларны Россиядә тотып калырга, эшләтергә дигән максат куела, чөнки безнең илдә хәзер 300 мең генә программист бар, ә Россия икътисады әле тагын 700 мең IT-белгечкә мохтаҗ, диләр. Мәскәү өлкәсендәге Сколково инновация үзәгендә, Дубна, Зеленоград кебек фән шәһәрләрендә эшләргә дә атлыгып торалар. Ләкин хәтта Иннополис университетын тәмамлаган IT-белгеләр арасында да чит илгә китәргә әзер торучылар бар. Күп очракта Европа бизнес-инновация үзәкләренә чакыралар, чөнки анда яшәү һәм түләү шартлары тагын да яхшы, тормыш дәрәҗәсе югары.
2016 елда абитуриентлар Иннополис университетына 313 урынга 9 мең 200 гариза биргән. 2017-2018 уку елына исә 250 студент (200 бакалавр һәм 50 магистр) кабул итәчәкләр. 
Татарстан югары уку йортларының профессор-укытучы җәмәгатьчелеге вәкилләре өчен Иннополис шәһәренә оештырылган сәяхәт уңышлы тәмамланды. 

 

Источник информации: Илһам Фәттахов, КФУ доценты