18 февраля 2013
Студентлар татарның танылган улы Аяз ага Гыйләҗевны искә алды

Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Г.Тукай һәм РСФСРның М.Горький исемендәге дәүләт бүләкләре, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый һәм С.Рәфыйков исемендәге әдәби премияләре иясе, Татарстанның, Россиянең атказанган cәнгать эшлеклесе А.Гыйләҗевның тууына 85 ел тулуга багышланган “Татарның милли кыңгыравы”  дип исемләнгән әдәби кичә булды.

Әдипнең иҗади мирасы хаклы рәвештә ХХ-ХХI йөз татар мәдәниятенең иң кыйммәтле хәзинәсе, әдәби-мәдәни байлыгы санала. Аяз Гыйләҗев – әдәби-мәдәни дәверне яңарыш чорына алып кергән, милли үзаңны, фикер күтәрелешен әзерләгән, яшәү мәгънәсен милләткә хезмәттә күргән татарның милли кыңгыравы.

Кичәдә әдипнең хатыны Нәкыя ханым Гыйләҗева истәлекләре белән уртаклашты. А.Гыйләҗевның “Өч аршын җир”, “Җомга көн, кич белән...” әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә иткән галим Фатих бәй Котлы чыгыш ясады. Әдәбият галиме Фоат Галимуллинның истәлекләре кичәне тагын да җанландырып җибәрде.

Әдәби кичәдә катнашкан һәр студент А.Гыйләҗевның тормыш һәм иҗат юлы турында күп мәгълүмат алды.  Кызыклы очрашу студентларыбыз күңелендә озак сакланыр.