27 апреля 2017
Г.Тукайның туган көнендә Кече институт студентлары таныклык алды

Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында урта һәм югары мәктәп арасында элемтәләр булдыру, сәләтле укучылар, абитуриентлар белән эшләү эзлекле һәм системалы алып барыла.

Мәгълүм ки, югары уку йортына укырга керергә исәп тоткан балалар белән элемтә булдыру көндәлек зур хезмәт  сорый. Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә кече татар теле һәм әдәбияты факультеты октябрь аеннан башлап  апрель ахырына кадәр айның һәр чәршәмбе көнендә гадәттегечә төрле дәресләр үткәрә. Кече институтыбызга быел Казан шәһәренең 2, 5, 17 нче татар гимназияләре, 149 лицей, 71 мәктәп укучылары даими йөрде. 26 апрель көнне – уку елының соңгы чәршәмбесендә Кече институтка йөрүче студентларыбыз  уку елы тәмамлануга бәйле чарага җыелды.

Безгә килүче укучыларның зур күпчелеге кече яшьтән үк каләм чарлап, иҗатка мөкиббән  булып яшәүчеләр. Алар дистәләгән иҗат бәйгеләрендә бил алышып, җиңү яулап, милли әдәбиятка хезмәт итү теләге белән татар бүлегенә укырга килә.  Алар арасында Н.Лобачевский исемендәге мәртәбәле конференция җиңүчеләре дә, татар теленнән Халыкара олимпиадада катнашучылар да бар. Чарада алар бертавыштан безнең югары мәктәпкә инде үз өйләренә кайткан кебек килүләрен сөйләде, “һичшиксез, укырга керәчәкмен”, дип үзалларына куйган максатларын ачык итеп әйтеп бирде.  Әйтик,  Кече институтка 8 сыйныфтан башлап йөрүче Бәшәрова Әлфия башка бер уку йортына да укырга керергә теләге булмавын белдерде. Укучыларыбызга филология фәннәре кандидаты, доцент З.Н.Кириллованың “Тәрҗемә һәм сөйләм культурасы” дип исемләнгән түгәрәк эше аеруча ошаган. Абитуриентлар филология фәннәре кандидаты, доцент Г.Р.Мөгътәсимованың  татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек дәресләрен һәм филология фәннәре кандидаты, доцент Р.К.Сәгъдиеваның укырга керү өчен татар теленнән биргән дәресләрен бәяләп бетергесез, диделәр.

Кече институтның деканы филология фәннәре кандидаты, доцент Г.Р.Гайнуллина абитуриентларга мөрәҗәгатендә болай диде: “Сез Г.Тукайның туган көнендә соңгы тапкыр абитуриент буларак безнең дәрестә катнашасыз. Бу очраклы туры килү түгелдер. Сезне инде безнең Югары мәктәпнең студенты буларак татар юнәлешенә хезмәт итүегезне көтеп калабыз. Бездә канат ныгытып, олы исемле шәхесләр булачагыгызга шигем юк”, – диде.

Кече институтка йөреп, урта мәктәп укучысы югары мәктәп мохитенә аяк атлый. Ул инде белгечлек сайлаганда югалып калмый, БДИ тапшыруга аңлы рәвештә һәм әзерлекле  якын килә. 5 ел дәвамында эшләп килүче Кече институт, аның татар теле һәм әдәбияты факультеты әнә шулай урта мәктәп укучыларында милли рух тәрбияләүгә, университетыбызга сәләтле, әзерлекле студентлар китерүгә хезмәт итә.

Источник информации: Кече институтның деканы Г.Р.Гайнуллина