26 апреля 2017
"Әдәбият ахшамы" дип аталган әдәби-музыкаль кичә

Хөрмәтле укытучылар һәм студентлар!

2017 елның 27 нче апрелендә Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе каршында эшләп килгән «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе Сезне «Әдәбият ахшамы» дип аталган әдәби-музыкаль кичәгә чакыра. Программада − автор башкаруында шигъри-музыкаль композицияләр, видеосюжетлар, җырлар һәм студентлар тормышына багышланган кыска метражлы юмористик видеофильм.

Чара сәг. 13.30да Актлар залында башлана.

 

 

Источник информации: Халисә Ширмән
Планируемая дата события: 27.04.2017