25 апреля 2017
"Дәрдемәнд алтыннары"н эзләүчеләр

22 апрель көнне Казанның Бауман урамында чираттагы “Татар дозор” квест- уены үтте. Әлеге квест «DӘRDEMӘND» дип исемләнгән яңа форматта булды. ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, татар әдәбиятының классигы, җәмәгать эшлеклесе, меценат Закир Рәмиев (тәхәллүсе - Дәрдемәнд) тарихыбызда тирән эз калдырган шәхес.

IT-лицейның “Тәрәзә” командасы быел да бу уенда  көчләрен сынадылар. Бу команданың 5нче тапкыр катнашуы иде. Квест-уенының масштаблары елдан ел арта бар. Быел уенда 50 мәктәп, якынча 300 кеше төркәлгән иде. Үткән ел белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк дигән сүз. Уенның оештыручы комитеты да, форматы да алдагы еллардан нык аерылып тора. Башка елларда этапларда безне көләч йөзле, аралашучан һәм позитив волонтерлар каршы алсалар, быел исә заман таләпләренә туры китереп, смс аша гына аралашу һәм биремнәр алу булды. 5 сәгать эчендә 50гә якын биремне үтәп, ташларда язылган кодларны (иске татар сүзләре) һәм Дәрдемәнднең алтын тәңкәләрен эзләп табырга кирәк иде.

Биремнәргә килгәндә, алар түбәндәгеләр: 30 секундлык видеоязма төшерергә, билгеле бер бина янында команда белән селфига төшәргә, бинаны узен генә фотога төшереп җибәрергә, кибетләргә керергә, узып баручылар белән фотога төшеп, аны инстаграм челтәренә урнаштырырга һ.б.

Уенның нәтиҗәләре 26 апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә игълан ителәчәк. “Тәрәзә” командасына бары тик уңышлар теләп калабыз.

Источник информации: Пресс-центр IT-лицея КФУ
Материал из раздела: Главная \ Образование \ IT-лицей КФУ