24 апреля 2017
Ринат Сафа улы Мөхәммәдиевнең "Күзачкысыз буран" романын тәкъдир итү чарасы була

26 апрель көнне Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында танылган татар язучысы,  Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Төркиянең халыкара әдәби бүләге, Азия-Африка илләренең халыкара “Лотос”, М.А.Шолохов исемендәге халыкара, Андрей Платонов исемендәге әдәби премияләре лауреаты, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Сафа улы Мөхәммәдиевнең “Күзачкысыз буран” романын тәкъдир итү чарасы була. Чарада Казан университеты мөгаллимнәре һәм студентлары катнаша.

Чара сәг. 10.00да 239 ауд. була.

Планируемая дата события: 26.04.2017