13 апреля 2017
Фәнгә беренче адым

12 апрель, гадәттә, космонавтика көне буларак билгеләп үтелә. Шулай да КФУ студентлары өчен бу көн икенче нәрсә белән күңелләргә кереп калачак. Югары журналистика һәм медиакоммуникация мәктәбендә Студентларның фәнни конференциясе булып узды. Әлеге чара пленар утырыштан башланды. Аны Журналистика мәктәбенең директоры Леонид Григорьевич Толчинский ачып җибәрде. “Чарага килүчеләр саны күп булуына мин бик шатмын. Бу фәнгә карата кызыксыну арткан дигәнне аңлата. Сезгә уңышлар теләп калам" – диде. Пленар утырыштагы докладлар бик кызыклы һәм мәгълүматлы булды.  
Үзара сораулар алышып, күп кенә кызыклы мәгълүмат туплап, тамак ялгап алганнан соң, конференциянең икенче өлеше башланды. Студентлар билгеләнгән секцияләргә таралышты. Барлыгы 9 секция эшләде. Татар журналистика кафедрасында секция Гази Кашшафның 110 еллыгана багышланган иде. Чара барышында студентларны, гомумән җәмгыятьне борчыган, кысыксындырган темаларга, мәсәлән, туризм, мәдәният, матбугатта тел-стиль чаралары һәм башка бик күп кенә кызыклы темаларга чыгышлар ясалды. Бәхәс кабызган чыгышлар да булды, мәсәлән, Гимадова Гелгөнә  “Татар телендәге блогларның тематикасы” исемендәге чыгышында блогерлар күп өлешчә блогларын акча эшләү максатыннан алып бара дигән фикер әйтте. Әлеге фикергә каршы - иҗат өчен, үзеңне үстерер, көчләреңне сынап карау өчен дә кулланыла ала дигән җавап кайтарылды. Гомумән алганда, чара бик продуктив үтте. Монда магистрлар гына түгел, ә кече курс студентлары да үзләренең хезмәтләре белән таныштырып үтте. Үзеңне генә күрсәтү түгел, башкаларны тыңлау, бәяләү, үз эшеңә анализ ясау өчен менә дигән мөмкинлек булды бу. Без үзебез өчен яңа мәгълүмат тупладык, өлкән курс студентларыннан тәҗрибә алдык, иң мөһиме - фәнгә беренче адымнар ясадык. 


Источник информации: 1 курс студенты Назлыгөл Мәсәлимова