30 марта 2017
I Республикакүләм Габделхак Каюмов исемендәге фәнни-эзләнү укулары

25 нче март көнне Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме һәм татар әдәбияты кафедрасы укытучылары укучыларның һәм студентларның I Республикакүләм Габделхак Каюмов исемендәге фәнни-эзләнү укуларында катнашты. Әлеге укулар Казан (Идел буе) федераль университеты, ТР Кукмара муниципаль районының Башкарма комитеты һәм ТР Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г. Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе» белән берлектә уздырылды. Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән укучылар һәм студентларның заман таләпләренә туры китереп эшләнелгән чыгышларында, проектларында Идел буе халыкларының мәдәни һәм тарихи мирасы, туган як, туган тел белән бәйле актуаль проблемалар яктыртылды. Фәнни-эзләнү укулары хәзерге заман укучысының гомуми һәм коммуникатив культура дәрәҗәсен, социаль активлыгын арттыру, талантлы балаларның алга таба сәләтләрен үстерү мөмкинлекләре тудыру ягыннан да әһәмиятле булды.

Җиңүчеләргә һәм лауреат исемен алучыларга Казан (Идел буе) федераль университетының дипломнары тапшырылды.

Мәгълүмат чыганагы: Шакирова Гөлнара Расиховна