30 марта 2017
Татарның үсеш стратегиясе хакында экспертлар фикер алыша

29 март Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында "Татар халкы үсеш стратегиясе" темасына түгәрәк өстәл утырышы булып узды.

Анда тарихчы, Татарстан республикасы Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров, сәясәтче  Фәндәс Сафиуллин, "Ватаным Татарстан" газеты баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, җәмәгать эшлеклесе, журналист Разил Вәлиев, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин,  Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков, Татарстан Язучылары берлеге рәисе Данил Салихов һәм башка шәхесләр катнаша.

Шуларның берсе Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, динне саклау ярдәмендә татар теле сакланып калды, дигән фикерне алга сөрде. Данил Салихов исә, татар телен саклауда театр, әдәбият, сәнгатьнең роле зур булды, дигән фикерен җиткерде.

Источник информации: http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/29/137672/

Бәйле сылтамалар:

ttp://tatar-inform.tatar/news/2017/03/29/137688/

http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/29/137685/

http://idel-tat.ru/tatar-mill-ten-n-rs-saklap-kalyr-sh-hesl-r-fikere/

http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/30/137709/ 

http://darelfonyn.kpfu.ru/kfuda-tatarny-sesh-strategiyase-turynda-fiker-alyshtylar/  

http://tv.kpfu.ru/index.php/novosti/obrazovanie-i-nauka/o-voprosah-sohraneniya-tatarskoy-kultury.html

https://www.business-gazeta.ru/article/341425#20