28 марта 2017
Тел дигән дәрья бар

27 нче март көнне Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасында үткәрелеп килә торган “Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары” дигән түгәрәкнең чираттагы утырышы булды. Түгәрәкнең кунаклары – Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең 2 курс аспирантлары Абдрахманова Айгөл һәм Ахунҗанова Диләнур студентларга, магистрларга үзләренең студент еллары, аспирантурада укулары һәм фәнни эшләре, фән өлкәсендәге уңышлары турында сөйләделәр. Айгөл Абдрахманова тел белеменең бер тармагы булган ономастик берәмлекләр – прагматонимнарны (бренд атамаларын) өйрәнү үзенчәлекләрен яктыртты. Бүгенге көндә милли бренд атамаларының барлыкка килүе һәм аларның кешенең дөньяны танып белүенә тәэсир итүе турындагы мәгълүматлар студентларда зур кызыксыну уятты. Диләнур Ахунҗанова көнчыгыш Казахстанда яшәүче Казахстан татарларының гореф-гадәтләре, йолалары, телләре турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Күптән түгел генә катлаулы фән дөньясына аяк баскан яшь аспирантлар бик теләп студентларның сорауларына җавап бирделәр. Очрашу гаять кызыклы һәм нәтиҗәле үтте.

Мәглүмат бирүче: Татар теле белеме кафедрасы доценты Г.К. Һадиева