22 марта 2017
"Мин - журналист!" дип беркайчан да кычкырып йөрмәгез

Кайвакытта дөрес юлны сайлау, үз көчләреңә ышанып, алга таба аяк атлау кыен була. Иң мөһиме артка тайпылмыйча, сикәлтәле юллардан туры атлый белү. Студент елларыннан ук бер юлны, бер газетада эшләүне сайлаган, хәзерге вакытта да "Ватаным Татарстан" да хезмәт куючы Гөлгенә Шиһапова нәкъ тә шундыйлардан. Кемгә генә укырга керергә, кем генә булып эшләргә туры килми аңа. Шулай да ул үз юлын табуга ирешә, бар көчен куеп, яраткан эшендә эшли, гаилә алып бара.

Гөлгенә апа, белгәнемчә, сез журналистикага килгәнче зур юл үткәнсез. Ничек итеп әлеге өлкәне сайларга булдыгыз?

Мин "Алтын каләм" түгәрәгенә йөри идем. Яза торгач, әлеге өлкәгә чыннан да күңелем тартылганын аңладым. Исемдә, кемнең кая укырга керергә теләвен мәктәптә укытучылар яздырып алалар иде. Шул вакытта мин журналистика бүлегенә дип язган идем. Әтием бу турыда белгәч, бик аптыраган иде, кире өндәргә дә тырышып карады. Ләкин теләгем зур булды. 1997 елда әтиcез калдым. Сеңлем белән әлеге хәлне бик авыр кичердек. Үз эчемә бикләндем. Туганнарым Чаллы шәһәренә алып киттеләр. Анда кибетчегә укырга кердем. Укыйсым килмәде. Укуны тәмамлагач, практикага авылга кайтып эшләп карадым да, минеке түгеллеген аңладым. Журналистка укырга кердем, башта ирекле тыңлаучы булып йөрсәм, аннары бюджетта укырга насыйп булды. Менә шулай итеп тормышым журналистика белән бәйләнде. 

Ничек уйлыйсыз, мәкалә язганда нәрсәләргә игътибар бирергә кирәк?

   Иң беренче чиратта мәгълуматның дөреслегенә инанырга кирәк. Язып чыкканнан соң беразга алып куеп, яңадан тикшерергә. Редакторга тапшырганчы да, материал басылып чыкканнан соң да укырга. Икенчедән, материал йөрәктән чыгып язылырга тиеш. Кеше хәленә керә белү мөһим. Үз йөрәгеңнән үткәрелгән мәкалә генә кеше күңеленә тия ала. 

Сез сайлаган темалар гаять катлаулы. Күңел дөньясына бәйле, тетрәндергеч. Андый темаларга иҗат итү авырмы?

  Мин үз темамны таба алдым дип саныйм. Әйе, кайберләрен язганда бик авырга туры килә. Өйдәгеләр белән сөйләшмичә йөргән чакларым була. Андый мәкаләләр йөрәгем аша үтә. Кеше тормышы, кеше проблемалары белән яши башлыйм. Дарулар эчеп, бик авыр кичергәннәр, яза алмыйча утырган чаклар да булды. Ләкин, әлеге темаларны күтәрү кешеләргә файда китерә дип саныйм. 

Гөлгенә апа,  ялга, гаиләгезгә вакыт каламы?

Эшем күп булган вакытта ирем дә булыша, өйдәге эшләрне эшли. Мин мәкалә язганчы, ашарга пешереп тә куя ала. Кызларым да өйрәтелгән, укырга киткәнче өйләрне җыештырып, савыт-сабаларны юып китәләр. Буш вакытларыбызда театрларга, хәйрия концертларына барабыз. Әле бервакыт театрдан кайтканнан соң кызым: "Әни, миңа кинолар да кирәкми. Янә театрга барырбыз әле", - дип әйтте. Алар эшләгәнемне аңлый, комачаулап йөрмиләр. Күп вакыт ярдәмгә дә киләләр.
Кече кызым мин кайтканчы бөтен хәбәрләрне белеп куя, бәйнә-бәйнә сөйли. Кайвакытта: "Әни, менә бу балага ярдәм кирәк. Язып карамыйсыңмы?"- дип куя. Шулай итеп, миңа эш тә табып торалар әле.

Сез иҗат юлыгызда зур тәҗрибә туплагансыз, шул тәҗрибәдән кайбер киңәшләр белән таныштырып китегезче. 
Иң беренче чиратта, үз урынынңы табарга кирәк. Әгәр эш урыныгызда сезгә аяк чалып, түбәнсетәләр икән, андый җирдә эшләүнең кирәге юк. Минем белән дә андый хәлләр булгалады. Язган мәкаләләремне ертып ташлап, бернигә дә санамаган чаклар, көнләшү очраклары да... Үз бәяңне белергә кирәк. Бер җирдә начар мөгалләмә икән, икенче җиргә барыгыз. Аннары журналистиканы акча эшләү ысулы итеп кенә карарга ярамый. Журналист ул, беренче чиратта, кешеләргә файда китерергә тиеш. 
 "Мин - журналист !" дип беркайчан да кычкырып йөрмәгез. Әйтсәгез дә, ахырдан гына әйтегез. Минем алай итеп йөргәнем булмады. Мәсәлән, башка кешеләр төсле авырдым авырганда, талон алып чиратта көтеп утырып кердем табибларга. Теләсәм, җиңел генә күренеп чыга да алыр идем, танышларым, ул яктан җитәрлек. Ләкин бу урынымнан файдаланганым булмады. Кирәкми дә. Журналист кеше өчен яши, кеше өчен тырыша.

Источник информации: Назлыгөл Мәсәлимова