11 марта 2017
Безнең эшкә җитди карыйлармы?

Журналист һөнәренең юкка чыгу мөмкинлеге бар дигән хәбәр таралды... Моны, беренче чиратта, социаль челтәрнең роле артуы белән бәйлиләр. Әлеге фараз чынга ашырмы – билгесез. Бүген һәр икенче кеше үзен журналист, блогер дип таныштыра. Бу профессиональ журналистлар эшчәнлегенә дә зыян китерергә мөмкин. Ләкин чын мәгънәсендә үз эшенең остасы булганнар иң борынгы профессияләрнең берсен саклап калу ягында, әлбәттә. Моның өчен, мәсәлән, студентлар, яшь белгечләр тарафыннан яңадан-яңа газеталар чыга, телевидение һәм радиода тапшырулар эшләнә. Казанда гына да никадәр аклы-каралы газеталар нәшер ителә, гәрчә аларның күбесен ишетеп тә белмәсәк. Шулай да әлеге массакүләм мәгълүмат чараларының артуы киресенчә журналистиканың сыйфатын төшермәсме? 
“Киләчәк – яшьләр кулында” – дип юкка гына әйтмиләр. Бу нисбәттән район газеталарын да искә төшереп үтәсе килә. Аларның күбесе яңа карашка, яшь журналистларга мохтаҗ. Чөнки нәкъ менә яшь журналистлар – газетаның киләчәге. Тик әлегә бу процесс акрын темплар белән барамы – район газеталарына эшләргә кайтучылар саны аз. Редакцияләрнең күпчелек өлешен өлкән яшьтәге, абруйлы журналистлар тәшкил итә. Бәлки, бу тенденцияне яшьләрнең шәһәр җирендә калулары белән генә аңлатырга ярамыйдыр, ә аларның профессиональ журналист буларак өлгермәгәнлеге, җәмгыятьткә төпле фикер җиткерә алмаулары белән дә бәйледер.
10 нчы март көнендә Идел буе спорт һәм туризм академиясендә VIII нче ТР студентлар Конгрессына әзерләнү кысаларында журналист-студентлар түгәрәк өстәл артында очраштылар. Биредә Казанның югары уку йортларында эшләүче журналистлар һәм яңа гына әлеге өлкәгә кереп килүчеләр, студентлар тарафыннан гамәлгә куелучы массакүләм мәгълүмат чараларының проблемаларын уртага салып сөйләштеләр. 
Минемчә, студентлар тарафыннан эшләп килүче массакүләм мәгълүмат чараларының проблемасы шунда: аудиторияңне дөрес билгеләмәү. Әйтик, КФУда чыгучы газета әлеге уку йортының яңалыкларын яктыртырга һәм шунда укучы студентлар өчен чыгарылырга тиеш. Ләкин газетада эшләүче журналист еш кына үз аудиториясен, аның яшен оныта, – дип, үз фикерен белдерде КФУда укучы Рәлиф Гыйззәтуллин.
“Студентлар лигасының” яшьләргә ярдәм итү максатыннан, төрледән-төрле чаралар үткәрүе күпләргә билгеле. Медиа өлкәсендәгеләре дә шактый. Мәсәлән, “Алтын каләм – Золотое перо” фестивале, “Медиавесна” һәм “Медиапространство” Бөтенроссия форумнары, “Слово за нами” журналистлар мәктәбе һәм башкалар оештырыла. Әлбәттә, бу чаралар журналистикага карата кызыксыну уяталар, әлеге өлкәдә эшләргә теләүченең белемнәрен тагын да камилрәк итәләр. 
Очрашу вакытында тагын нинди проблемаларны күтәреп алдылар соң? Мәсәлән, Казанның инновацион университет студенты Рада Мустафина әйтеп үткәнчә, аларның уку йортында чыгучы газетада профессиональ кадрларга кытлык сизелә.
–    Безнең техник уку йорты булу сәбәпле, аерым журналистика бүлекләре юк, ә кызыксынып эшләргә теләүчеләр шактый. Тик профессиональ белем булмагач авырга туры килә, сыйфаты да башка басмалар белән чагыштырырлык түгел. Студентлардан торган редакциягә ничек карыйлар? Аларның киләчәгенә ышаналармы, әллә моны вакытлыча кызыксыну дип кабул итәләрме? Уку йорты студентларның иҗатын гамәлгә кую өчен ярдәм итәме? Әлеге сораулар түгәрәк өстәл барышында шулай ук актуаль проблема буларак күтәрелде. Ник дигәндә, кайберәүләр: “Безнең эшкә җитди карамыйлар” – дигән фикер җиткерделәр.
 Проблемалар күп булса да, чишелеше уртак булырга тиеш дигән фикердә иделәр оештыручылар. Нинди нәтиҗәләрясалды соң? Беренчедән, югары уку йортында эшләп килүче массакүләм мәгълүмат чараларына ярдәм итү максатыннан, грантлар тапшыру; икенчедән, елына бер тапкыр булса да, республика университет журналистлары арасында очрашу үткәрү,  форум оештыру. “Студентлар лига”сы ышандырганча, борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшеп, бергәләп аларның чишелеш юлын эзләгәч, проблемадан чыгу юлларын табарга җиңелрәк булачак. Димәк, куйган максатларның чынга ашуын, студентларның журналистика өлкәсендә тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешүен көтеп калабыз.

 

Источник информации: Алинә Юнысова