22 февраля 2017
ТЕЛ ҺӘМ МӘДӘНИЯТ: ЯШЬЛӘРЧӘ КАРАШ

Белгәнебезчә, 21 нче февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә.  

Әлеге бәйрәм уңаеннан институтыбызда 22 нче февраль көнне “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” темасына багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Конференция филология һәм культурологиянең үзара хезмәттәшлеге нигезендә туган проблемаларны һәм перспективаларны билгеләүне, аерым фәннәрнең кисешү нокталарын һәм теоретик-методологик үзенчәлекләрен ачыклауны, югары, махсус урта һәм гомуми урта белем бирү йортларында укучыларны кызыксындырган уртак мәсьәләләр буенча тәҗрибә уртаклашуны да максат итеп куйган иде.

Конференциядә 10-11 нче сыйныфта, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы 150 дән артык укучы һәм студент катнашты. Катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя. Быел Татарстан Республикасыннан гына түгел, Россия Федерациясе төбәкләреннән, шул исәптән Удмуртия, Башкортстан, Чувашия республикаларыннан килгән укучылар һәм студентлар белән беррәттән, чит илләрдән, аерым алганда, Кытайдан, Төркиядән һәм Казахстаннан килгән студентлар һәм магистрлар да чыгыш ясадылар.

Конференцияне Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов ачып җибәрде. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторы мөдире  Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы залдагы халыкны Халыкара туган көн теле белән котлады. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идәрәсе башлыгы Исмәгыйлова Гөлназ Хәмзә кызы туган телләрне саклау мәсьәләләренә караган фикерләре белән уртаклашты, конференциядә катнашучыларга уңышлар теләде.  

Конференциядә төрки лингвокультурологиянең мөһим мәсьәләләре, аерым алганда, телнең җәмгыять һәм мәдәният белән бәйләнеше; тәрҗемә һәм мәдәниятара багланышлар; мәдәни-тарихи мирас һәм традицияләр кебек сораулар каралды; татар тел белеменең фәнни һәм гамәли проблемалары, татар әдәбиятында әдәби-эстетик эзләнүләр һәм башка шундый мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. Катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды, уңышлы чыгыш ясаучылар мактау грамоталарына лаек булдылар.

Конференция кысаларында оештырылган “Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгы” дигән темага фәнни-методик онлайн семинар да мәктәп укытучылары өчен файдалы чара булды. Татар теленнән ел саен уздырыла торган олимпиадада җиңү яулаган рус телле студентларны котлау тел бәйрәменә тагын да ямь өстәде.

Источник информации: Салахова Рузиля Рашитовна