22 февраля 2017
Язлар кебек янып яшим җирдә...

Халыкара туган телләр көне уңаеннан, 2017 елның 21 февралендә  КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар Институтында тантаналы кичә үтте. Анда университет ректоры И.Р. Гафуров, институт директоры Р.Р. Җамалетдинов, Татарстан язучылар берлеге рәисе Д.Х. Салихов, институтның Кайгыртучанлык советы әгъзалары, язучылар, журналистлар, киң җәмәгатьчелек катнашты.

Кичәнең беренче өлешендә Казан федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды. КФУ ректоры үзенең чыгышында әлеге вакыйганың нәкъ менә Туган телләр көнендә булуына игътибар итте. Институтта тел һәм әдәбиятларны өйрәнүгә зур игътибар бирелүен билгеләп, “Лингвистика” буенча дөньякүләм рейтингында КФУ ның алдынгы 200 уку йорты арасына керүен, моның җитди күрсәткеч булуын ассызыклады. КФУның нигезен тәшкил иткән КДУ һәм КДПУны тәмамлаучылар Татарстан Язучылар берлегенең күпчелеген тәшкил итә һәм аларның бер өлеше  татар халкының күренекле язучылар булып танылдылар.

ТР Язучылар берлеге рәисе Д.Х.Салихов әлеге Китлешүнең әһәмиятен билгеләп, ике арадагы хезмәттәшлекнең матур традицияләре булуын ассызыклады, киләчәктә уртак эш-чараларга зур өмет баглавын белдерде.

Кичәнең икенче өлеше Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, танылган прозаик, драматург, публицист, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең 70 яшьлек юбилеена багышланып, «Язлар кебек янып яшим җирдә...» дип аталды.

Юбилярны беренче булып университет ректоры И.Р.Гафуров тәбрикләде. Ректор үзенең чыгышында Разил Исмәгыйль улының бу олы юбилее безнең коллектив өчен дә бәйрәм булуын билгеләп үтте. Илшат Рәфкать улы фикеренчә, бәйрәмнең университетта  үтүе бик урынлы, чөнки Р.И.Вәлиевнең бөтен тормышы әлеге уку йорты белән тыгыз бәйле. Ул студентларның һәм укытучыларның якын дусты, иҗатчы һәм җәмәгать эшлеклесе буларак, даими очрашуларда катнаша, фәнни конференцияләрдә чыгышлар ясый. Ул үзен оста сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе итеп танытты. ТР Югары Советында Комитет җитәкчесе буларак Разил Исмәгыйлович республикада киң танылу алды.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Р.А.Ратникова үзенең чыгышында Р.И.Вәлиев юбилееның бөтен республика күләмендә билгеләп үтелүенә, әлеге шәхеснең сәясәтче буларак эшчәнлегенә тукталды, аның һәрвакыт салкын акыл, сабырлык, ныклык белән эш итүенә соклануын белдерде.

Р.Вәлиевнең әдәби иҗаты турында Язучылар берлеге рәисе Д.Х.Салихов, халык шагыйре Рәдиф Гаташ, КФУ профессоры Ф.Г.Галимуллин сөйләде.

Әдәби-музыкаль кичә Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар Институтының Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология Югары мәктәбе студентлары һәм институтны төрле елларда тәмамлаган артистлар көче белән әзерләнде.  Бәйрәмдә халыкта танылып өлгергән һәм яшь артистлардан җырчылар Рөстәм Закиров, Фәннүр Хәсәнов, Гөлсирин Абдуллина, музыкант Екатерина Коврикова, К.Тинчурин ис. театр артистлары Илфак Хафизов, Гүзәл Галиуллина, Резеда Сәлахова, Артем Пискунов катнашты. Тамашачылар Институт каршында эшләп килүче “Яшьлек” һәм “Казаным” бию төркемнәрен, юбилярның оныгы Җәмилә Җиһаншина биюен, студентларыбызның шигырь һәм җырларын яратып кабул итте. “Әллүки” иҗат түгәрәге әгъзаларының чыгышы кичәгә үзгә бер яктылык, җылылык өстәде.

Әдәби кичә күмәк төстә “Туган тел” не башкару белән тәмамланды.

Его книги прочитали миллионы… (Видео)

Источник информации: Мәгълүмат татар әдәбияты кафедрасыннан алынды