20 февраля 2017
Ачык ишекләр көне

Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында чираттагы “Ачык ишекләр көне” 18 нче февраль көнне булып үтте. Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә укырга керергә теләгән абитуриентлар арасында Түбән Кама, Яшел Үзән, Балтач, Теләче, Кукмара районнары һәм Яр Чаллы шәһәреннән килгән укучылар бар иде.

Чараны ачып җибәреп, югары мәктәп директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ә.Ш.Юсупова чыгарылыш сыйныф укучыларына мәктәпнең структурасын, яшәешен, бүгенгесен һәм киләчәген бәян итте. Тел һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Фәнүзә Харис кызы Тарасова абитуриентларның күпчелеген кызыксындырган сорау – мәктәбебездә чит телләр укытылу турында шактый күп мәгълүмат бирде.

Бу очрашуга килгән абитуриентлар уку йортыбызда 70 елдан артык тарихы булган “Әллүки” иҗат берләшмәсе, аның үткәне һәм  бүгенгесе белән таныштылар. Татар филологиясенә укырга керергә теләүче абитуриентлар арасында иҗат белән шөгыльләнмәгән, шигырь язып карамаган яисә җыр һәм бию конкурсларында катнашмаган яшьләр сирәктер, мөгаен. Татар теле гыйлеме кафедрасы доценты, язучы, озак еллар дәвамында “Әллүки”нең җитәкчесе Халисә Хатыйп кызы Кузьмина берләшмәнең бай тарихы, бүгенге яшәеше турында сөйләде. “Безнең югары мәктәпне сайлар өчен биш сәбәп бар, – диде  ул үз чыгышында. – Беренчесе һәм иң мөһиме – күңел таләбе, икенчесе –  Казан федераль университетында гыйлем алу бәхете; өченче сәбәп – студентлар өчен тулай торакта тудырылган шартлар; алдагысы – мөгаллимнәр һәм студентлар арасында булган үзара кайгыртуга нигезләнгән җылы мөнәсәбәт; ахыр килеп,  югары мәктәптәге иҗади тормышта кайнау мөмкинлеге”. Халисә Хатыйп кызы сүзен үзе иҗат иткән “Курчак” шигыре белән тәмамлады. “Әллүки” түгәрәге старостасы 2 нче курс студенты, шагыйрә, С.Сөләймәнова исемендәге бүләк иясе Гүзәл Закирова иҗади берләшмә оештыра торган чаралар – язучылар белән очрашулар, төрле бәйгеләр хакында, каләмдәшләре белән тәҗрибә уртаклашулары турында сөйләде, чыгышын үзе иҗат иткән шигырен укып тәмамлады.

Чарада абитуриентлар яңа уку елындагы белгечлекләр турында аерып сорадылар. Форсаттан файдаланып, югары мәктәпнең 5 нче курс студенты Альбина Вәлиева Mevlana программасы нигезендә Төркиянең Анадолу университетында белем алып кайтуы хакында чыгыш ясады. Укудан тыш вакытта Төркиянең бик күп шәһәрләренә – Истанбул, Әнкара, Каппадокиягә сәяхәт кылуларын әйтеп үтте, презентация ярдәмендә абитуриентларны да әлеге шәһәрләр белән якыннанрак таныштырды, төрекчә сөйләп тә күрсәтте.

Югары мәктәптәге чарадан соң абитуриентларыбыз институт күләмендә оештырылган рус теленнән БДИ буенча консультация алды.

Абитуриентлар һәр очрашуда татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханына һәм укырга керү өчен татар теленнән имтиханга  караган сорауларына җавап алып китәләр. Бу очрашуда филология фәннәре кандидаты, доцент Г.Р.Мөгътәсимова татар теленнән БРИ турында тулы мәгълүмат тәкъдир итте.

Абитуриентларыбызның бездә тәкъдим ителә торган кайсы белгечлеккә өстенлек бирүләре турында сораштыру үткәргәннән соң,  25 март  көнне – укучыларның язгы каникулында булачак “Ачык ишекләр көне”ндә янәдән очрашырга карар кылып, быелгы абитуриентларыбыз белән бер айга саубуллаштык.

Казанда яшәүче абитуриентларыбыз белән исә, гадәттәгечә, һәр чәршәмбе Кече инстутның татар теле һәм әдәбияты факультетында  кичке дәресләр дәвам итә.


Г. Тукай исемендәге Татаристика һәм Тюркология югары мәктәбенең

2 нче курс студенты Ризванова Энҗе