17 февраля 2017
Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең 70 яшьлек юбилеена багышланган "Язлар кебек янып яшим җирдә..." дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелә

2017 елның 21 февралендә Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар Институтында Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, танылган прозаик, драматург, публицист, күренекле җәмәгать эшлеклесе, телебез камиллеге, милләтебез бөтенлеге сагында торучы шәхес – Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең 70 яшьлек юбилеена багышланган «Язлар кебек янып яшим җирдә...» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелә.

Кичәдә университет ректоры И.Р. Гафуров, институт директоры Р.Р. Җамалетдинов, Татарстан язучылар берлеге рәисе Д.Х. Салихов, институтның Кайгыртучанлык советы әгъзалары, язучылар, журналистлар, киң җәмәгатьчелек катнашуы көтелә.

Әлеге чара кысаларында Казан федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге арасында хезмәттәшлек турында Килешүне имзалау күз алдында тотыла.

Әдәби-музыкаль кичә Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар Институтының Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология Югары мәктәбе студентлары һәм институтны төрле елларда тәмамлаган артистлар көче белән әзерләнде.

Үткәрү урыны: Татарстан ур., 2 йорт, актлар залы;

Үткәрү вакыты: 21 февраль, 13.30 сәг.

Контактлар өчен телефон: 221-33-51 (татар әдәбияты кафедрасы)

Җаваплы.: 8-929-726-50-22 Сәйфуллина Флера Сәгыйть кызы

Планируемая дата события: 21.02.2017