15 февраля 2017
Тиздән Халыкара туган тел көне

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Якынлашып килүче бу дата уңаеннан Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы укытучылары дәресләрен туган телгә багышлыйлар. Дәресләрдә укытучылар һәм студентлар шәхеснең үсешендә туган телнең мөһимлеге, милләтне саклауда роле, җәмгыятнең үсешенә йогынтысы һ.б. турында сөйләшәләр. Укучылар төрле милләт студентларының үз туган телләре турында чыгышларын зур кызыксыну белән тыңлыйлар.

Фотода ИФМКның  татар тел белеме кафедрасы доценты  С.Х.Айдарова  юридик  факультет студентлары  белән.

Источник информации: Айдарова Светлана Ханиповна