16 февраля 2017
"Гомерем минем моңлы бер җыр иде..."

15 нче февральдә Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Актлар залында Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, Бөек Ватан сугышының легендар каһарманы Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулу уңаеннан  “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды.

Институт директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов,  кичәне ачып, Җәлил мирасының татар шигъриятен дөньякүләм танытуга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Шагыйрь батырлыгы татар халкының кыю һәм үлемсез булуын тагын бер кат дәлилләде, дип ассызыклады ул.

Кичәдә Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология Югары мәктәбе магистрлары Эльвина Нәҗипова һәм Илназ Сибгатуллин залда утыручыларны М.Җәлилнең иҗат һәм тормыш биографиясе белән таныштырды. Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология Югары мәктәбе студентлары Назлыгөл Вәлиева, Алсу Габдуллина, Нияз Җамалетдинов, Аяна Исаева, Динара Хәбибуллина,  Альбина Вәлиева,  Казан театр училищесы укучылары тарафыннан М.Җәлилнең төрле елларда язылган шигырьләре укылды һәм тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде. Татар әдәбияты кафедрасы профессоры Ф.С.Сәйфуллина, доцентлар Л.И.Минһаҗева, Г.Р.Гайнуллина, Л.Ф.Җамалиева башкаруындагы шигырьләрне тамашачылар бер тын белән тыңлады, Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология Югары мәктәбе директоры урынбасары Светлана Владимировна Каркинаның музыкаль бизәлеше белән бу чыгышлар аеруча тәэсирле яңгырады.  

Пенза өлкәсендәге Каюм Насыйри үзәге, Башкорт дәүләт педагогия университеты студентлары Галиева Айсылу һәм Сабирова Гөлчәчәк, Мәскәү шәһәренең  М.Җәлил исемендәге 1186 нчы номерлы татар этномәдәни компонентлы мәктәбе укучысы Эмилия Мостафина башкаруында   ВКС аша яңгыраган шигырьләр кичәне җанландырып җибәрде.

“Россия – 1 Татарстан” каналы журналисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәннүр Хәсәнов, Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология Югары мәктәбе студентлары Алсу Габдуллина,  Нурзидә Вәлиуллина тарафыннан башкарылган җырлар тамашачылар тарафыннан бик җылы һәм яратып кабул ителде.

М.Җәлилнең үз иҗаты кебек үк җылы һәм патриотик эчтәлекле бу кичә студентларның хәтерендә озак сакланыр әле. 

Источник информации: Татар әдәбияты кафедрасы