09 февраля 2017
Фәннең дә үз көне бар

Россия Фәннәр академиясенә 1724 елның 8 февралендә нигез салына. Россия Президенты Указы белән 1999 елдан башлап әлеге көн Россиядә фән көне буларак билгеләп үтелә. Үзенең фәнни мәктәпләре, дөнья дәрәҗәсендәге галимнәре белән дан тоткан Татарстанда бу көн күпләр өчен һөнәри бәйрәм.

Шул уңайдан 8 февраль көнне Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Бөтенроссия Фән көненә багышланган җылы кичә узды. Бәйрәм уңаеннан уку йорты­бызга кунаклар килде. Университетыбыз кысаларында үткәрелгән тантаналы чара­ да Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры, филология фәннәре докторы, профессор Юсупова Әлфия Шәүкәт кызы, кунакларыбыз – танылган галим-тюрколог Бакиров Марсель Хәернас улы, тел белгече, филология фәннәре докторы, татар теле өлкәсендә дистәләгән хезмәт авторы, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе профессор Хисамова Фәһимә Миргали кызы һәм әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Галимуллин Фоат Галимулла улы кат­нашты.

Алар студентларыбызга студент вакытларындагы хис-кичерешләре, шуларга бәйле истәлекләре турында сөйләделәр. Әлбәттә, фән дөньясына килү, аның белән мавыгулары һәм татар теленең үз тормышларындагы роле турында фикерләре белән уртаклаштылар. Фәһимә Миргалим кызы студентларга болай дип мөрәҗәгать итте: “Татар халкының өмете Сез! Сез, киләчәк буын укытучылары буларак, татар телен саклау турында кайгыртырга тиеш. Бу – Сезнең бурычыгыз!” Бу сүзләр студентларыбыз өчен фән юлына чакыру булып яңгырады. Фоат Галимулла улының сөйләгәннәренә дә беркем дә битараф кала алмады. Ул яшьләргә мөрәҗәгать итеп, “Кеше тормышында бары тик ике генә әйбер гомерлек: берсе – син сайлаган белгечлек, фәнгә мәхәббәт, икенчесе – тормыш иптәше сайлау, аңа мәхәббәт”, – диде. Өлкән галимнең “Казан сөйли” дигән шигырьне  студентларга җиткерүе, кичәне тагын да ямьләде, үзгә бер мәгънә өстәде. “Безнең төп бурыч – өйрәнелгән әйберне киләчәк буынга тап­шыру, төрле буын галимнәрнең тикшеренүләрен, табышларын сез алдагы буыннарга җиткерергә тиешсез, – диде Марсель Хәернас улы. – Фән көне ул ниндидер котлауларга, яңа ачыш белән мактануга гына кайтып калырга тиеш түгел, тарихка исемнәре алтын хәрефләр белән язып куелган шә­хесләребезне зурлау, искә алу, рәхмәт сүзләре җиткерү дә безнең намус эше. Галимнәр һәр өлкәдә бар, ә менә бөтен гомерен фәнгә багышла­ ган, үз мөмкинлекләрен буыннан-буынга тапшырып, зур династияләр булдырган галимнәр алай ук күп түгел”. Галим үзенең чыгышын кызыклы истәлекләр, матур хатирәләр сөйләп, студентларның йөзләрендә елмаю уятып тәмамлады.

Фән көне – иҗади хезмәт, эшчәнлекләре рухи иреклек һәм шәхес үсеше символына әверелгән кешеләр бәйрәме. Без үзебезнең галимнәребез белән горурланабыз һәм фәнни традицияләр бәйләнеше саклансын өчен бөтен көчебезне куябыз. Шуңа күрә фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнүче һәммә кешегә иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм яңа ачышлар теләп калабыз.

Источник информации: Илсөяр Нуретдинова