26 января 2017
Каюм Насыйри исемендәге XV халыкара фәнни-гамәли яшьләр конференциясе

3 март көнне Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Каюм Насыйри институты Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм Яшел Үзән муниципаль районының 10 нчы номерлы гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе белән берлектә  Каюм Насыйри исемендәге XV халыкара фәнни-гамәли яшьләр конференциясен үткәрә.

Әлеге конференция  «Тел гыйлеме һәм әхлакый-эстетик кыйммәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте» дигән юнәлештә эшләячәк. Бу чарага Рәсәй регионнарыннан, чит илләрдән дә катнашучылар килүе көтелә. 

Катнашырга телүәчеләргә өстәмә мәгълумат (Положение)

 

Планируемая дата события: 03.03.2017