30 января 2017
Горурланабыз!

Татар журналистикасы кафедрасының 4 курс студенты Шиһабетдинова Регина "Ел студенты - 2016" бәйгесендә җиңү яулады. Ул «Ел журналисты»! Без аның белән горурланабыз! Чын күңелдән котлыйбыз! Бу – олы казаныш. 
“Ел студенты” премиясе ТР Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә куела. Быел ул 12 нче тапкыр Татьяна, ягъни Студентлар көнендә республиканың иң яхшы студентларына бирелде. 
Регина, Безне яңа уңышларың белән шатландырып тор. Алда зуррак җиңүләр һәм уңышлар көтсен сине!  Күңел күгеңдә кара болытлар йөрмәсен. Һәрвакыт шулай балкып тор! Гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп яшә. Сиңа киләчәктә дә иҗади уңышлар, саулык телибез.

Источник информации: Ләйлә Сабирова