02 февраля 2017
Камиллек үрнәге

Әлеге көннәрдә Россия Федерациясенең фән һәм мәгариф министрлыгы коллегиясе карары нигезендә, КФУның психология һәм мәгариф Институты доценты Надежда Юрий кызы Костюнина РФ фән һәм мәгариф минитрлыгының почет грамотасы белән бүләкләнде.

Әлеге грамота Надежда Юрий кызына фәнни-методик кадрлар һәм белгечләр әзерләү, региональ, федераль, халыкара белем бирү һәм фәнни-техник программалар һәм проектлардагы казанышлары, фәннең приоритетлы юнәлешләре буенча университетара программалар эшләү, студентлар, аспирантлар әзерләү һәм аларның иҗади активлыгын үстерүдәге эшчәнлеге өчен бирелде.

Надежда Юрий кызы белем бирү өлкәсендә 1984 нче елдан бирле намуслы хезмәт итә. М.Е. Евсеньев исемендәге Мәскәү дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, Надежда Юрий кызы башлангыч мәктәптә укытучы, соңрак педагогия көллиятендә директор урынбасары, Чувашия дәүләт университетының Алатыр филиалында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып, хәзер инде 12 ел буе Казан университетында эшли.

Педагог һөнәрен үзе сайлый, тик бу күпмедер күләмдә гаилә эшен дәвам итү була (Надежда ханымның бабасы — математика, ә әбисе — башлангыч сыйныфлар укытучысы). Надежда Юрьевна әйтүенчә, ничә генә яшьтә булсаң да, балалар белән эшләү кызыклы һәм мавыктыргыч эш. Педагогика профессия түгел, педагогика — ул фәлсәфә һәм күңел халәте. Надежда Юрьевна сайлаган һөнәрендә үзен тапкан, галим, иҗади педагог буларак ачылган, зур нәтиҗәләргә ирешкән.

Надежда Юрьевна дәресләре һәрчак кызыклы уза, студентларда белем алуга кызыксыну уята. Ул, үз эшенең остасы, инициативалы, тәҗрибәле педагог буларак, һәрбер студентның сәләтен ачарга, шәхси сыйфатларын үстерергә, беренче карашка тыныч булып күренгән укучының да яшерен талантын күрсәтергә булыша.

Белем бирү һәм фәнни эшчәнлекне бергә алып бару Надежда Юрьевнага дәресләрен югары фәнни-методик дәрәҗәдә, дисциплиналарның бөтен тәрбияви потенциалын кулланып уздырырга мөмкинлек бирә. Надежда Юрьевна хезмәтләре ВАК һәм Scopus базасында теркәлгән журналларда һәрдаим басылып тора, заманча белем бирүне модернизацияләү проектларын эшләүдә актив катнаша.

Галим буларак, Надежда Юрьевна яшүсмерләр һәм яшьләрнең үз-үзләрен тотышындагы тайпылышларны булдырмауга психолого-педагогик ярдәм проблемасын өйрәнә һәм тикшерә. Тәҗрибәле педагог буларак, ул күп тапкырлар «Трансформер», «Педагогический Олимп» Республикакүләм бәйгеләргә, «Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы» бәйгесенә казыйлар шурасы рәисе итеп чакырылган.

Хезмәтен профессиональ башкаруы һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен, Н.Ю.Костюнина Почет грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Бүгенге көндә Надежда Юрьевна белем һәм тәрбия бирү процессын оештыру һәм камилләштерү, замана укытучысын интеллектуаль, иҗади һәм әдәп-әхлак ягыннан үстерү белән шөгыльләнә.

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмтов