23 января 2017
Абитуриентларыбыз белән чираттагы очрашу

21 нче гыйнвар көнне Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында чираттагы “Ачык ишекләр көне” булып үтте.

Мәгълүм ки, югары уку йортына укырга керергә исәп тоткан балалар белән элемтә булдыру көндәлек зур хезмәт  сорый. Әлеге чара – институтыбыз катына аяк баскан мәктәп укучыларына юнәлеш бирү, аларны укырга керү тәртипләре, БДИна бәйле яңалыклар белән таныштыру өчен менә дигән форсат. “Ачык ишекләр көне”нә әзерлек эше институтыбызда системалы рәвештә оештырыла. Татарстандагы мәгариф бүлекләренә, гомуми урта белем бирү мәктәпләренә, шул исәптән институтның база мәктәпләренә хатлар юллана, алдагы чараларда катнашкан абитуриентларыбызга һәрберсенә шәхсән шалтыратып хәбәр ителә.

Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә быел укырга керергә теләгән абитуриентлар арасында Югары мәктәпнең база мәктәпләре булып торган Казан шәһәренең 2 һәм 17  татар гимназияләре, 71 һәм 171 мәктәпләреннән, болардан тыш,  12 һәм 15 гимназияләреннән, 103 мәктәптән, Түбән Кама шәһәреннән, Саба, Әтнә, Кукмара, Яшел Үзән, Питрәч, Теләче һ.б. районнардан чыгарылыш сыйныф укучылары җыйналды. Аларны Бердәм дәүләт имтиханнарына, Бердәм республика имтиханына әзерлек, институттагы белгечлекләр, укырга керү тәртипләре, керү баллары һ.б. бик күп сораулар борчый. Чараны Югары мәктәп директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ә.Ш.Юсупова алып барды. Абитуриентлар өчен ул бүлегебезнең структурасын, яшәешен, бүгенгесен һәм киләчәген презентацияләде –  тәкъдир итте. Әйтергә кирәк, укучыларның сораулары бихисап иде. Абитуриентларга имтиханнар, өстәмә баллар турындагы мәгълүматлар бирелде. Татар әдәбияты  кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Ә.М.Закирҗанов Югары мәктәптә иҗади мохитнең шактый җанлы булуына басым ясады, татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Г.Р.Галиуллина игътибарны фәнни эшчәнлеккә юнәлтте. Чарада Л.Х. Шәяхмәтова институтыбызның йөзек кашы булып торган “Мизгел” яшьләр театры, аның үткәне һәм  бүгенгесе турында сөйләде, киләчәген тәкъдир итте. Абитуриентларда 4 ай Кытайда Хэйлунцзян университетында белем алып кайткан студентыбызның чыгышы аеруча кызыксыну уятты.

Югары мәктәптәге чарадан соң абитуриентларыбыз институт күләмендә оештырылган рус теленнән БДИ буенча консультация алды.

Абитуриентлар һәр очрашуда татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханына һәм укырга керү өчен татар теленнән имтиханга  караган сораулары барлыгын әйтә киләләр. Шуны истә тотып, чарада филология фәннәре кандидаты, доцент Г.Р.Мөгътәсимова татар теленнән БРИ турында  һәм филология фәннәре кандидаты, доцент Р.К.Сәгъдиева татар теленнән укырга керү имтиханы турында тулы мәгълүмат тәкъдир итте.

Чираттагы 18  февраль көнне булачак “Ачык ишекләр көне”ндә очрашырга карар кылып, быелгы абитуриентларыбыз белән бер айга саубуллаштык. Казанда яшәүче абитуриентларыбыз белән исә, гадәттәгечә, һәр чәршәмбе Кече инстутның татар теле һәм әдәбияты факультетында  кичке дәресләр дәвам итә.

Урта мәктәп укучысына һөнәр сайларга  ярдәм итү йөзеннән башкарылган хезмәт, билгеле, көтелгән нәтиҗәне бирә. Институтыбызга быел да талантлы  студентлар килер, дип өметләнеп калабыз.

Источник информации: И.Гайфуллина