27 декабря 2016
ТАТАР ГАЛИМЕ ЯНӘ АСТАНАДА

Профессор Хатыйп Миңнегулов әле 23-25 ноябрьдә генә “Назарбаев Университеты” чакыруы буенча Казакъстан башкаласында булган иде.  Биредә ул бу ил бәйсезлегенең 25 еллыгына багышланган “Мәңгелек  илнең мәңгелек теле” исемле зур Халыкара симпозиумның пленар утырышында “Казакъ – татар әдәби  бәйләнешләре” темасына доклад ясаган  иде. Шулай ук “Каюм Насыйри исемендәге мәгърифәти-мәдәни  үзәктә” Астана татарлары, казакъ галимнәре белән очрашты, аларга халкыбызның тарихы, мәдәнияте, Казакъстан белән Татарстан арасындагы бәйләнешләр хакында сөйләде, катнашучыларның күп санлы сорауларына җаваплар бирде. Мәгълүм ки, 2016 елда казакъ телендә Сөембикә һәм Себер татарларының мәшһүр хатын-кызы Сүзгә бикә (XVI йөз) турында затлы гына бизәлешле китап  чыккан иде. Казан кунагы Астанадагы Дәүләт китапханәсендә бу басманы тәкъдим итүгә багышланган зур кичәдә дә  чыгыш ясады, китап турында үзенең уңай, тәнкыйди фикерләрен җиткерде (татар белән бәйләнешләрнең тиешенчә яктыртылмавы,  Сөембикә һәм Сүзгә бикәләрнең  шактый казакълаштырылуы һ.б.).

Инде менә Х.Миңнегулов 2016 елның 12-27 декабрь көннәрендә янә Астанада булды. Ул Л.Н.Гумилев исемендәге  Евразия Милли  университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультеты студентларына, магистрларына, укытучыларына ике атна дәвамында төрки әдәбиятлар (шул исәптән татар сүз сәнгате дә), алар арасындагы бәйләнешләр, хәзерге әдәбият фәненең, тюркологиянең мөһим мәсьәләләре хакында  (нигездә, урыс телендә)  лекцияләр укыды, семинар дәресләр  уздырыды. Аның Алтын Урда әдәбияты турындагы 50 минутлык лекциясе телевидениегә яздырылды, гомуми файдалану өчен социаль челтәргә-интернетка куелды.

Казан галиме  Астанада булу көннәрендә шәһәр, университет күләмендәге төрле чараларда, шул исәптән Казакъстанда Төркия фильмнары атналыгы ачылу тантанасында катнашты, кайберләрендә чыгышлар да ясады, журналистларга интервьюләр дә бирде. Шулай ук Х.Миңнегулов Казакъстан һәм чит ил галимнәре, әдәбият сәнгать әһелләре белән дә  очрашты [Фикрәт Төрекмән (Төркия), Мырзатай Жолдасбеков (илнең элеккеге вице-премьеры, мәгариф һәм фән министры, Евразия университетының 2000-2004 еллардагы ректоры), Дикан Камзабек улы  (проректор),  профессорлар Сәйт Каскабасов,  Нурилә Шәймәрданова, Шакир Ибраев....,  шагыйрә һәм галимә Җанат Әскәрбек кызы, мәшһүр җырчы – акын, күп конкурс-фестивальләр лауреаты Дәүләтгәрәй һ.б.].   Казан кунагы шулай ук докторлык  диссертациясе яклау утырышында  катнашып, үз фикерләрен дә әйтте. 

Источник информации: Х.Йосыпов