07 мая 2016
Каюм Насыйри институты үзәгендә Бөек Җиңүгә багышланган шигъри-музыкаль кичә узды

7 нче май көнне Бишкек шәһәрендәге Каюм Насыйри институты үзәгендә Бөек Җиңүгә багышланган кичә узды. Кичәдә Бөек Ватан сугышы ветераннары, укучылар, татар теле курсларына йөрүче милләттәшләребез катнашты. Сәламләү сүзе кичәнең зур кунакларына – “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе Гөлсинә Үлмәскуловага һәм КРСУның халыкара мөнәсәбәтләр факультеты деканы, профессор Салават Усмановка бирелде. Алар ветераннарны һәм кичәдә катнашучыларны бәйрәм белән котладылар, матур җылы теләкләр әйттеләр. Кичәне, күңелгә уелырлык истәлекләр сөйләп, әдәби әсәрләрдән өзекләр укып, Каюм Насыйри институтының Бишкек шәһәрендәге җитәкчесе Нурия Шарафутдинова алып барды. Ветераннар һәм кунаклар өчен бәйрәм чәе дә әзерләнгән иде. Кичәдә шулай ук татар теле дәресләренә йөрүче яшьләр дә актив катнашты – алар кунакларга игътибарына шигырьләр, җырлар тәкъдим иттеләр.