24 апреля 2016
Габдулла Тукай - безнең йөрәкләрдә

24 нче апрельдә Бишкек шәһәрендәге Каюм Насыйри институты үзәгендә бөек шагыйрьнең 130 еллыгына багышланган “Габдулла Тукай – безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән ачык дәрес узды. Әлеге чарада үзәкнең методисты, татар теле мөгаллимәсе  Шарафутдинова Нурия Салимовна җитәкчелеге астында укучылар бөек шагыйребезнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләштеләр. Берничә укучы сыйныфташлары һәм килгән кунаклар игътибарына шигырьләр тәкъдим итте. Дәрес барышында яңгыраган милли көйләр һәркемнең күңеленә садәлек, нур өстәде. Кичә күмәк рәвештә “Туган тел” җырын җырлау белән тәмамланды.