09 декабря 2016
"АУРУПАДА ТАТАРСТАННЫ КАЙГЫРТЫП ЯШИМ!"

Журналистика һәм медиакоммуникация Югары мәктәбе остазханәсенә кунак булып Бельгия татарларының берлеге рәисе Лилия Вәлиева килде. 

Студентлар өчен әледән-әле оештырылган очрашулар  офыкларны киңәйтә бара. 8 декабрьдә янә бер очрашу булды. Чит илдә яшәүче татар журналисты буларак Бельгия татарларының берлеге рәисе Лилия Вәлиева белән очрашу, әлбәттә, студентларда кызыксыну уятты.
Лилия ханым университетны тәмамлагач, Мәскәүдә журналист булып эшләвен, соңыннан “Сельская жизнь" гәҗитенең үз хәбәрчесе булып Бельгиягә китүен сөйләде, үз мисалында телләр белүнең эшендә, тормышында зур ярдәм булуын ассызыклап узды. Лилия ханым тормыш иптәше киңәше белән фламанд телен өйрәнүе аркасында Россия журналисты буларак кына түгел, ә Бельгия журналистлары белән беррәттән, бертигез шартларда эшләргә мөмкинлек тууын әйтеп китте. Шунда ук студентларга стажировкалар үтү мөмкинлекләрен дә җентекләп сөйләде: берәр басмага, радиога рәхәтләнеп стажировкага язылырга була, әмма хезмәт хакы түләнми. Аның каравы, студентларга шушы эштән иминият килешүе ясала, транспорт һәм төшке аш өчен акча бирелә. Стажировкага килгәндә тел белү дәрәҗәсен тикшермиләр, “Кеше стажировкага килә икән, димәк, телне белә” дигән фикердә торалар.
Россия белән бәйле күләмле, дәрәҗәле чараларда катнашмыйча калмый икән безнең татарлар. Л. Вәлиева, әллә ничә ел элек үк Бельгия илчелегендә аккредитация алган журналист буларак, күп чараларда катнашырга хокуклы, теге яки бу чара хакында аларга һәрвакыт хәбәр салына. Язган мәкаләләрен, хәбәрләрен ул үзе теләгән фламанд, француз яки Бельгия сайтларына җибәрә ала. “Татарларга кагылышлы мәгълүмат булса, беренче чиратта “Татар-информ”га җибәрәм”, – дип көлемсерәде Лилия ханым.
“Нинди гәҗитләр укыйсыз, кайсы каналларны карыйсыз?” соравына Л. Вәлиева шунда ук санап китте: “Федераль яңалыкларны колачлап ала алмыйм, әмма "Бизнес Online", “Татар-информ”ны калдырмыйм, алар белән танышам”. 
Аурупада журналистлар бәйсез икәнен Л. Вәлиева болай дип аңлатты: “Журналистика, коммерция нигезендә эшләү сәбәпле, дәүләттән аерылган”.
Бельгия татарларының берлеге рәисе буларак Л. Вәлиеваны еш кына радиога чыгыш ясарга чакыралар, күптән түгел Лёвен шәһәрендә урнашкан Католик университетында (безнең университетның тугандашы) чыгыш ясаган. “Бар җирдә дә Россия турында бераз сөйләп, сүзне Татарстан Республикасы ягына борам, Аурупада Татарстанны кайгыртып яшим”, – дип елмая Лилия ханым.
Бельгиядәге көндәлек тормыш хакында да сораулар булгалады: мәчетләр, Татар берлегенең җыелу урыны бармы, эмигрантларга караш, Татар берлегендә ничә татар кешесе санала һ.б. Һәр сорауга Лилия Вәлиева бәйнә-бәйнә җавап бирде. Бельгия татарларының берлегендә 500 татар булуын, ел саен татарлар саны артканын, быел ноябрь аенда яңа туган өч сабыйга исем куштыруны ул горурланып сөйләде. Мәгълүмат чаралары аша Татарлар берлеге белән элемтәгә нотариус чыкканны аерым тарих итеп сөйләп алды Лилия ханым. Нотариус үзендә мәрхүм бер татар хатынының васыяте барлыгын белдерә. Ул хатын – Гүзәл Мөхетдинова-Амальрик гомере буена рәссам була, ире – тарихчы, әдәбиятчы, философ Андрей Амальрик белән заманында СССРдан куылып гомерләрен чит илләрдә үткәрәләр. Ире үлеп, Гүзәл Мөхетдинова үзе 2014 елда вафат була, ясалган рәсемнәр җыелмасын Россиягә алып кайтуларын теләми, чөнки илдән куылуна бик рәнҗегән була ул. Нотариус рәсемнәр җыелмасын Бельгиянең татарлар берлеге кабул итмәс микән дигән сорау белән мөрәҗәгать итә. Рәсемнәр җыелмасын 2017 елның 21 гыйнваренда махсус күргәзмәдә күрсәтәчәкләр.
Л. Вәлиева Бельгиядә мәчетләр бертөсле булмаганын да сөйләп алды: Мароккодан килүчеләр мәчете, төрек мәчетләре, һәр районда дини йорт булып үзгәртелгән йортлар. Сүриядән, Пакистаннан килгән эмигрантлар үзләрен мөселман дип әйтсәләр дә, тәртипләре ислам дине таләпләренә бер дә туры килмәвен ачынып искә алды Лилия ханым. Татарларны хөрмәт итүләрен, Бельгиядәге милләттәшләребезнең андагы башка халыкларны да татар мәдәнияты белән мөмкин кадәр күбрәк таныштырырга омтылуларын, җәй көннәрендә татар балалары өчен туган телгә өйрәтү мәктәпләре оештыруларын Л.Вәлиева горурланып тасвирлады. Ил күләмендәге мөһим вакыйгалар, Татарстан Республикасына һәм милләтебезгә кагылышлы чаралар, аларны оештыру нечкәлекләре хакында кунак аудиториягә тәфсилләп сөйләде, сөйләгән саен тыңлаучыларның кызыксынуы арта гына барды кебек.
“Безгә стажировкага килегез! Хәлдән килгәнчә булышырбыз! Сез – булачак журналистлар, безнең милли бәйләнешләрне урнаштыруда төп ярдәмчеләр!”, – дигән сүзләр милләттәшебезнең чыгышында бер генә яңгырамады. Насыйп булсын!

Источник информации: Алсу Газтдинова, Илгиз Шәкүров фотолары