08 декабря 2016
Яңа китап бастырылды!

Нанокомпозитлы матдәләр өлкәсендәге фәнни тикшеренүләргә нигез салучылар булып торучы Ю. Львов, Р. Фахруллин, Б. Гуо мөхәррирлегендәге  «Functional Polymer Composites with Nanoclays» китабыбыз бастырылды. Китапта чыгышы белән табигый булган төрле форма һәм зурлыктагы балчыклы нантокисәкчәләрнең тарихи куллану яклары күзгә алынган, шушы матдәләр ярдәмендә полимерларның механик хасиятләрен яхшыртуга аеруча зур потенциалы карала, балчыклы наноматдәләрнең зыянлыгына һәм алар нигезендә нанокомпозитлар булдыруына кагылышлы сораулар карала. Барлыкка китергән нанокомпозитларның даруларны адреслап китерү, узеннән торгызланучы өслекләр булдыру һәм төрле заманча биомедик һәм сәнәгать өлкәләрендә куллану мөмкинлекләре мәсьәләсе каралган. Китаптның төп текстлы материалы сыйфатлы рәсемнәргә бик бай. Китап Патшаллык химик җәмгыяте нәшриятенең Smart Materials Series сериясенә кертелгән.