07 декабря 2016
Очрашулар дәвам итә

Гадәттә, полиция һәм башка көч структураларына карата халыкта тискәре мөнәсәбәт күзәтелә. “Татарстанда эш башкача,” - ди Югары мәктәп җитәкчесе Леонид Григорий улы Толчинский, -“Бездә МВД аббревиатурасы “Мир Вашему Дому” лозунгы белән тиңләштерелә.”
Ирина Алексеевна мастер-класс башыннан ук үзенең чыгышын лекция формасында үткәрергә теләмәвен белдерде. Аның фикеренчә, очрашу барышында ике конкрет мәгълүмати сәбәпне тикшерү күпкә отышлырак иде.
Кунагыбыз алдан ук аудиториядә егетләрнең бик аз булуына игътибар итте. Бүген, аның фикеренчә, ир-атлар өчен журналистикада эшләү финанс яктан табышлы түгел. “Бәлки бу яхшыгадыр да. Чөнки безнең тормыш та, күпчелек мәгълүмати сәбәпләр дә тискәре төсмергә ия. Ир-атлар тарафыннан бу мәгълүмат шулай бирелә дә: алар игътибарны җәлеп итү, куркытуны өстен куялар. Ә хатын-кыз күзлегеннән ничек бирелә? Нәфис затлар күбрәк зарар китермәү турында уйлый.”, - ди ул. 
Слайдлар ярдәмендә Ирина ханым “Булгария” теплоходы һәм Казанда булган республикабыз мөфтиенә һөҗүм итү фаҗигаләрен тикшерде һәм анализлады. 
Иң элек ул үзләренең эше нидән гыйбарәт булуы белән таныштырды. Башта матбугат хезмәтенә беренчел мәгълүмат килә. Алар аны пресс-релиз буларак барлык ГМЧларга җибәрәләр. Бу пресс-релиз, журналист материалыннан аермалы буларак, вакыйгага бернинди бәя бирми. Ул бары тик коры фактлардан гына тора. 
Аннан соң кунагыбыз студентларга сораулар бирде: аудиторияне билгеле бер ситуациягә куеп, ничек эш итәчәкләрен сорады. Студентлар фикерен тыңлагач, аларга киңәшләрен бирде, дөресрәк юнәлешкә этәрде.
Очрашу дәвамында фаҗигабулган шартларда журналист эшчәнлеге үзенчәлекләре турында да сүз барды. ГМЧ вәкилләренең нинди шартларда эшләү моделе тудырылды. Фаҗига булган урында, гадәттә, агрессия тиз үсә. Бу исәжурналистның эшләү шартларын үтә дә катлауландыра, куркынычка әверелдерә. 
Әлеге ситуацияләрне яктыртканда, Ирина Алексеевна сүзләренчә, беренче 3 көн тулаем фаҗига белән бәйле мәгълүматка бирелә. Аннан соң гына исән калу турында гаҗәеп тарихлар бәян ителә. Бу кешеләргә өмет бирү өчен кирәк. Нинди генә куркыныч хәлләр булса да, бу хәлләрдә исән калучылар да бар икәнен белгертә. Шулай эш итү авыр хәбәрләрне бераз җиңеләйтә. 
Шулай ук кунагыбыз әлеге теманы төрле матбугат чаралары төрлечә яктыртуын исәпкә алды. Мисал өчен, Life сайты укучыларның игътибарын аяусыз фото һәм видеолары белән җәлеп итә, ә “Комсомолка” кешеләр тарихын сөйләве белән ота. 
Татарстан мөфтиенә һөҗүм итү фаҗигасен тикшергән вакытта исә менә нәрсәне ассызыклап үтте Ирина Алексеевна: террористлар һөҗүмнәре белән танылып, күбрәк халыкны пошаманга, куркуга салырга тырышалар. Журналистлар эше исә моны булдырмаудан гыйбарәт. 
Гомумән, фаҗигаләр яктырту белән бәйле журналист эше гаять катлаулы һәм авыр. Шулкадәр куркыныч, мәрхәмәтсез вакыйгаләр эчендә кайнап тору сәбәпле, аңа бу ситуацияләрне йөрәгенә якын алмыйча, тиз генә үткәреп җибәрү сыйфаты хас булырга тиеш. Күпчелек журналистлардан сорасаң, аларның күп кенә фаҗигаләрне истә тотмаулары ачыклана. Алай булмаса, акылдан язуы да озак булмас иде. 
Ирина Нижельская белән очрашу шушы тематика белән кызыксынган студетлар өчен кирәкле мәгълүматка бай булды.   
Азактан барысы да үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, фикер алыштылар. Кунагыбыз, инде төрле ГМЧда эшләүче студентларны эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте белән хезмәттәшлеккә, ә студентларны практикага чакырды.

 

Источник информации: Зилия Хәбибуллина.