06 декабря 2016
Танылган галим Хисамова Фәһимә Миргали кызына 80 яшь

5 нче декабрьдә Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, “Татар теле морфологиясе”, “Татарский язык в восточной дипломатии России (XVI – начало XIX вв.) һ.б. капиталь хезмәтләре белән танылган галим Хисамова Фәһимә Миргали кызына 80 яшь тулу уңаеннан оештырылган тантаналы кичә үтте. Чара татар теле белеме кафедрасы коллективы тарафыннан оештырылды.

Кичәне институтыбыз директоры, профессор Р.Р.Җамалетдинов ачып җибәрде. Үзенең чыгышында ул Фәһимә Миргалиевнаны татар теле белемендәге генә түгел, төрки тел белемендә дә лаеклы урын тапкан галим булуын, педагогик эшчәнлеге дәвамында бик күп шәкертләр әзерләвен ассызыклады.

Чарада Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ә.Ш.Йосыпова, татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Г.Р.Галиуллина котлау сүзе белән чыкты. Доцент Г.Ф.Гайнуллина, өлкән укытучы В.Р.Гафароваларның чыгышында остазлары Ф.М.Хисамованың тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлеге яктыртылды.

Кичәдә Ф.М.Хисамованың тормыш иптәше профессор, әдәбият галиме Нурмөхәммәт Хисамов да катнашты. Үзенең чыгышында ул тормыш иптәше Фәһимә ханым белән бәйле вакыйгалар турында сөйләде.

Фәһимә Миргалиевнаның “Татар телендә килешләр: тарихи аспект дигән темага ачык лекциясе чараның иң тантаналы һәм кызыклы өлеше булды.

Юбилярны котлап, хезмәттәшләре, шәкертләре дә чыгыш ясады.

Источник информации: Г.Ф.Гайнуллина, татар теле белеме кафедрасы доценты