19 ноября 2016
Гөлүсә Закирова белән очрашу

15 нче ноябрь көнне Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендә "Гаилә һәм мәктәп" журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова белән очрашу булды. Ул журнал турында да, үзенең шәхси фәнни кызыксынулары турында да сөйләде, бер үк вакытта студентлар белән сорау-җавап формасында әнгәмә дә алып барды.  
"Гаилә һәм мәктәп" – республика журналлары арасында иң яше. Ата-аналарга атап чыгарылган, балаларга дөрес тәрбия бирүгә нигезләнгән махсуслашкан журналлар татар телендә әлегәчә юк иде”, – дип искәртте кунагыбыз.    
Гөлүсә Закирова кайбер әти-әниләрнең балага еш кына басым ясауларына тукталды, аның мәнфәгатьләрен исәпкә алмыйча, бернигә дә карамый балалардан барысын да булдырырлык  югары дәрәҗәдәге лидер ясарга тырышуларын тәнкыйтьләп тә алды. Әйе, балалар турында кайгыртырга кирәк, әмма кирәгеннән артык түгел. Чөнки әти-әниләр үзләренең чынга ашмаган хыялларын сабыйлары аркылы тормышка ашырырга тырышалар, шуның белән  сайлау хокукы бирмиләр. Ә соңыннан үкенергә туры килә, бала мөстәкыйль булып үсми, кеше фикере белән яши, чит мәнфәгатьләрне үзенекеннән өстен итеп куя. Балага дөрес тәрбия бирү өчен аның да теләкләрен исәпкә алу бик мөһим, "алтын урталыкны табарга кирәк" дип анлатты кунагыбыз. 
“Гаилә һәм мәктәп” журналын тагын да кызыклырак итеп нәшер итү өчен төрле чаралар кулланыла. Мәсәлән, өч ел дәвамында "Күркәм гаилә" бәйгесе уздырыла. Анда танылган гаиләләр генә түгел, ә гади авыл җирендә яшәүче хөрмәткә лаеклы гаиләләр дә катнаша. “Күркәм гаиләләрне җыеп, сәхнәгә чыгару, телевидениедән күрсәтүне без үзебезгә бурыч итеп алдык," – диеп сөйләде әңгәмәдәшебез. Соңгы ике ел эчендә уйлап табылган яңа проект “Гаилә һәм мәктәпкалендаре” н төзеп бастыру да журнал эшчәнлегенең бер ягы булып тора.  
Журнал редакциясе Республика клиник балалар хастаханәсенең кардиология бүлеген  шефлыкка алган. Авыру балалар белән очрашулар оештыралар, остаханәләр уздыралар. Ә һәр юридик затның журналга язылган акчасының 50шәр сумын бергә җыеп, авыру  балаларга уенчыклар, кирәк-яраклар алалар.  
Гөлүсә Закирова мөхәррирлек эше белән генә чикләнми, инде ничә еллар авыллар тарихын язу белән дә шөгыльләнә. Студентларга да ул бер урында утырмаска, гел эзләнүдә булырга, тукталмаска, үз алдыңа бурычлар куеп, аларны үтәр өчен тырышырга  кинәш бирде.

 

Источник информации: Назлыгөл Мәсәлимова