01 ноября 2016
"Каурый каләм" конкурсы

Яшь журналистларның “Каурый каләм” Бөтенроссия конкурсы 

Казан (Идел буе) федераль университетының Югары журналистика һәм медиакоммуникация мәктәбе яшь журналистларның “Каурый каләм” Бөтенроссия конкурсын игълан итә. Конкурста Россия Федерациясе территориясендәге, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдәге мәктәп-гимназияләрнең, лицейларның 9-11 сыйныф  укучылары, махсус урта белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала. 
Конкурсны оештыручылар – Казан (Идел буе) федераль университетының Югары журналистика һәм медиакоммуникация мәктәбе, Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге, “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы” һәм КФУның “Дарелфөнүн” газеталары, Матбугат.ру порталы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы.
Конкурс “Журналистика” (хәбәр, зарисовка, аналитик мәкалә, корреспонденция, репортаж, интервью, журналист тикшерүе жанрлары) һәм “Публицистика” (публицистик мәкалә, очерк, эссе, парча жанрлары) номинацияләрендә булачак. Иҗади эшләрне Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова җитәкчелегендәге абруйлы жюри бәяләячәк. Әсәрләргә бәя биргән вакытта беренче чиратта кызыклы темалар һәм үзенчәлекле объектлар сайлый белү, журналистик һәм публицистик жанрларның үзенчәлеген саклау, текст төзү осталыгы, авторның үз стилен булдыра алуы, тел-стиль байлыгы, грамоталылык дәрәҗәсе игътибарга алыначак.
Конкурс 2016 елның 1 ноябреннән 2017 елның 30 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Иң кызыклы материаллар гаммәви мәгълүмат чараларында урнаштырыла, аудитория һәм жюри тарафыннан бәяләнә. Нәтиҗә чыгару һәм бүләкләү тантанасы 19 майда – Татарстан матбугаты көнендә булачак. Конкурсның гран-при иясе һәм номинацияләр буенча җиңүчеләр КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникация мәктәбендәге татар журналистикасы бүлегенә укырга кергәндә өстенлекләрдән файдалана алачак. Аларга шулай ук "Алтын каләм" республика фестиваленең йомгаклау турында катнашу хокукы бирелә. 
“Каурый каләм” конкурсында катнашучыдан үзе теләгән номинация буенча кимендә ике иҗади эш сорала. Эшләр татар телендә язылган булырга тиеш. Аларны kaurikalam@mail.ru электрон адресына җибәрергә яки Казан шәһәре, профессор Нужин урамы, 1/37 йорт, 1 кат, 120 бүлмәгә (татар журналистикасы кафедрасына) китерергә кирәк. Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефоннарга шалтыратып белергә мөмкин: 8-919-639-01-79, 8-906-324-35-78 (координаторлар – Илһам Фаил улы Фәттахов, Рәсимә Муллаян кызы Галиева).


Яшь журналистларның “Каурый каләм” Бөтенроссия конкурсын уздыру турында гомуми нигезләмә

1. «Казан федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең Югары журналистика һәм медиакоммуникация мәктәбе Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге,  “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы” һәм КФУның “Дарелфөнүн” газеталары, Матбугат.ру порталы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә гомуми урта белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һәм махсус урта белем бирү учреждениеләре студентлары тарафыннан иҗат ителгән журналистик һәм публицистик әсәрләр конкурсы уздыра. 
2. Конкурс Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит илләрнең гомуми урта белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һәм махсус урта белем бирү учреждениеләре студентлары өчен ачык медиа чара булып тора. 
3. Конкурсны уздыруның төп максаты – укучыларда иҗади һөнәрләргә карата кызыксыну уяту; татар журналистикасын үстерү; гуманитар юнәлештә сәләтле яшьләрне эзләү һәм алар белән эшләү, аларга КФУда белем алу мөмкинлеге бирү. 
4. Яшь журналистларның “Каурый каләм” Бөтенроссия конкурсының оештыручылары: Казан (Идел буе) федераль университетының Югары журналистика һәм медиакоммуникация мәктәбе, ТРның Журналистлар берлеге, “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы” һәм КФУның “Дарелфөнүн” газеталары,  Матбугат.ру порталы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы. 
5. Конкурс 2016 елның 1 ноябреннән 2017 елның 30 апреленә кадәр дәвам итә. Нәтиҗә чыгару һәм бүләкләү тантанасы 19 майда – Татарстан матбугаты көнендә булачак. 
6. Конкурста катнашырга теләгән укучылар жюри хөкеменә “Журналистика” (хәбәр, зарисовка, аналитик мәкалә, корреспонденция, репортаж, интервью, журналист тикшерүе жанрлары) яки “Публицистика” (публицистик мәкалә, очерк, эссе, парча жанрлары) номинацияләре буенча иҗат ителгән ике эш җибәрә. Эшләр татар телендә язылган булырга тиеш. Катнашучылар үз иҗади эшләрен электрон почтага җибәрә яки КФУга китерә ала. 
7. Россия Федерациясе төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүчеләр конкурста гомуми шартларда катнаша ала. 
8. Конкурска тәкъдим ителгән иҗади эшләрне бәяләү түбәндәге критерийларга нигезләнеп башкарыла: теманың актуальлеге; кызыклы, үзенчәлекле объектлар сайлый белү; журналистик һәм публицистик жанрларның үзенчәлеген саклау; текст төзү осталыгы; авторның үз стилен булдыра алуы; тел-стиль байлыгы,  грамоталылык. 
9. Эшләрне бәяләү һәм җиңүчеләрне бүләкләү “Журналистика” һәм “Публицистика” номинацияләре буенча уздырыла. Шулай ук аеруча кызыклы һәм актуаль темалар күтәргән, сөйләм осталыгын чагылдыра алган авторларга махсус бүләкләр бирелә. Иң яхшы иҗади эш өчен гран-при тапшырылачак. 
10. Җиңүчеләрне бүләкләү КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникация мәктәбе, ТРның Журналистлар берлеге, “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы” һәм КФУның “Дарелфөнүн” газеталары,  Матбугат.ру порталы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчелеге тарафыннан расланган жюри карары нигезендә башкарыла. 
11. Гран-при иясе һәм номинацияләр буенча җиңүчеләр КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникация мәктәбендәге татар журналистикасы бүлегенә укырга кергәндә өстенлекләрдән файдалана алачак. Аларга шулай ук "Алтын каләм" республика фестиваленең йомгаклау турында катнашу хокукы бирелә.
12. Конкурс нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Журналистлар берлеге, “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы” һәм КФУның “Дарелфөнүн” газеталары,  Матбугат.ру порталы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы сайтларында урнаштырыла.
13. Конкурста иң яхшы дип табылган эшләр гаммәви мәгълүмат чараларында урын алачак.
14. Катнашучыларның эшләре һәм үзләре турында мәгълүмат түбәндәге адрес буенча җибәрелә: kaurikalam@mail.ru. Телефоннар: 8-919-639-01-79, 8-906-324-35-78. Эшләр кәгазь яки электрон вариантта кабул ителә. 

 

Источник информации: татар журналистикасы кафедрасы