06 октября 2016
Син гүзәлсең бөек эшең белән, Изге җанлы Олы мөгәллим!..

КФУның Г.Тукай исемендәге Тюркология һәм татаристика югары мәктәбе студентлары, укытучылар бәйрәме һәм өлкәннәр көне уңаеннан 5 нче октябрь көнне бик матур концерт оештырдылар.

Әлеге бәйрәмне һәр кеше көтеп аладыр, мөгаен. Укытучы – дөньяны танып-белергә омтылучы, балаларның керсез пакъ күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче остаз, әниләр белән бер үк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Ә өлкәннәр киңәшчебез, төрәгебез!

Чара институт кысаларында ел саен үткәрелә торган, көз аеның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе булып санала. Быел исә аны тантаналы рәвештә алып баручылар  – Венера Кәримуллина белән Булат Фәсәхов ачып җибәрде.

Концертның программасы да гаять үзенчәлекле, кызыклы итеп төзелгән иде: “Казан нуры” оркестры солисты – Булат Хисмәтов моңлы тальян гармун аһәңнәре белән тамашачыны таң калдырды. Шулай ук сәхнә түрендә сәләтле кызларыбыз күңелгә үтеп керерлек итеп, үзенчәлекле җырладылар ...  ”Яшьлек” бию төркеме исә, тамашачыларны таң калдырды. Чөнки алар ак (милли) костюмнар киеп, умырзая көенә биеделәр. Белгәнебезчә, умырзая - чисталыкны, пөхтәлекне аңлата... Ә “Әллүки” түгәрәге, вокал буенча әзерләнүләр - болар барысы да  кешене шәхес буларак рухи һәм әхлакый яктан бик нык үстерә.

Бәйрәмгә күп еллар факультетыбызда эшләгән хөрмәтле өлкән укытучыларыбыз да килгән иде: Айсылу Мәхмүтовна Йосыпова, Роза Әминовна Асылгәрәева, Роза Сибгатовна Ханнанова.

Әйтергә кирәк, Укытучылар бәйрәме бер дә сизелмичә үтеп китте.  

Чара группалар белән бергә фотографиягә төшү, куратор-укытучыларга чәчәк бәйләме бүләк итү белән тәмамланды... 

Источник информации: Илсөяр Нуретдинова