30 сентября 2016
Тәрҗемәче – кешелек җәмгыяте белән бергә туган һөнәр

30 нчы сентябрь  – Халыкара тәрҗемәчеләр көне. Шул уңайдан КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә  тәрҗемәче һөнәрен үзләштерүче  студентларны  һөнәри  бәйрәмнәре белән тәбриклибез.

Бүген бәйрәм - тәрҗемәчеләр көне. Сезне, милләтне, милли тел, мәдәниятне саклап, аларны башкаларга танытучылар, аларга карата хөрмәт хисе уятучылар буларак һөнәри бәйрәмебез белән котлыйбыз!
😊
Телнең чисталыгы, камиллеге, сафлык-аһәңлеге дә хезмәтебездән, белемебездән, мәдәниятне дөрес аңлавыбыздан тора. Шуңа күрә үсик, чыныгыйк һәм камилләшик. 

Тәрҗемәчеләр көнен бәйрәм итә башлауның  тарихына күз салсак,  шуны  әйтергә мөмкин:  бу көндә Библияне тәрҗемә иткән Изге Жером вафат була, ә ул тәрҗемәчеләрнең саклаучы Изге буларак санала. Бәйрәм 1953 елдан алып Халыкара тәрҗемәчеләр федерациясе тарафыннан бәйрәм ителә, ә 1991 елдан алып рәсми бәйрәм дәрәҗәсен ала. Бәйрәм бөтен дөнья тәрҗемәчеләренең  берлеген күрсәтү, тәрҗемәче һөнәренең дәрәҗәсен  ныгыту максатыннан, төрле илләрдә  үткәрелә.

Яза белгән барлык кешеләр язучы була алмаган кебек, ике яки берничә телне белгән һәм кеше дә тәрҗемәче була алмый. Тәрҗемә эше гаять зур тырышлык, сабырлык һәм һәр сүзнең мәгънәсен барлык нечкәлекләре белән ике телдә дә белүне таләп итә.

 Тәрҗемә иткәндә, телне камил белергә, аны тоемларга кирәк!

Халык энҗеләребез - тәрҗемәчеләр!

Бәйрәмегез белән, кадерле тәрҗемәчеләр!

Источник информации: Илсөяр Нуретдинова