30 сентября 2016
Очрашулар дәвам итә

Журналистикада ныклы адымнар белән саллы өлеш кертеп, үз эзләрен калдыручы билгеле журналистлар белән тәҗрибә уртаклашу татар журналистикасы кафедрасында күптәнге матур бер гадәт. Бу елны исә студентларның алар белән атна саен махсус мастер-классларда күрешү мөмкинлеге туды. 
Мастер-класслар эстафетасын беренче булып иң еш укыла торган татар телле Матбугат.ру сайты баш мөхәррире Данил Сәфәров башлап җибәрде. Данил әфәнде бүгенге журналистикадагы мәгълүматны шартлы рәвештә җиңел һәм җитдигә бүлде: Бүген артистлар тормышы, ир белән хатын мөнәсәбәтләре, үлем-китем һ.б. шундый җиңел яңалык кызыксынуны күбрәк уята. Дөрес, мондый мәгълүмат белән күбрәк шәхси басмалар мавыга, чөнки аларга керем кирәк. Ә дәүләт басмалары гел җитди мәгълүмат кына язарга мөкинлекләре булса да, тираж саны кимемәсен өчен шулай ук артист тормышын яктыртырга тырыша. 
Басма матбугатның киләчәге турында да Данил Сәфәровның үз фикере бар. Ул бу мәгълүмат чарасының югалмаячагына ышана. 
Күпләр яратып өлгергән һәм ябылуын тискәре кабул иткән “Яшьләр Online” тапшыруын да иңләп үтмәде студентлар. Яшьләр өчен бердәнбер диярлек әңгәмә мәйданы булган бу тапшыруның бетүенә Данил Сәфәров гади аңлатма бирде:
“Бу сорау җитәкчелеккә юнәлтелергә тиеш. Җитәкчелек алмашынгач, челтәрне яңартырга кирәк дигән максат куелды. Имеш, “Яшьләр Online” яшьләр темасыннан үскән һәм ниндидер яңа сулыш кирәк. Мин моннан баш тарттым, чөнки ябылу белән килешмәдем. Тапшыруның рейтингы әйбәт иде, кайтавазлар хәзер дә килә...”.
Бу сорауны икенче мастер-класста турыдан-туры яңгыраттылар. Анысының кунагы ТНВ каналының баш мөхәррире Данил Гыйниятов иде. 
“Каналдагы тапшыруларның язмышларын мин хәл итсәм, татар телендә чыккан берсен дә бетермәс идем, - дип җавап кайтарды ул. – Җитәкчелек үзгәргәч, тапшырулар “сөзгеч” аша узды. “Яшьләр Online” темалары хәзерге яшьләргә туры килеп бетми дигән фикер туды. Яңарыш процессында “Таяну ноктасы” дигән тапшыру барлыкка килде. Ул башка форматта булса да, “Яшьләр Online” яктырткан мәсьәләләрне өлешчә үзендә колачлый”.
ТНВның баш мөхәррире әйтүенчә, бер тапшыруны ябу хисабына икенчесен ачу күренеше түгел бу. Яңа тапшыруларның чишәргә алынган мәсьәләләр спектры күпкә киңрәк дип белдерәләр. 
Данил Гыйниятовка күп кенә бәхәсле сораулар алдында җавап тотарга туры килде. Ләкин, тәҗрибәле журналист буларак, фикерләре мантыйкый яктан төгәл иде аның. Мәсәлән, региональ телевидениедә күптән гамәлдә кулланылучы туры эфир тәҗрибәсенең ТНВда киң таралмавын ул вакытлыча күренешләр рәтенә кертте. Тиздән интерактив өчен мөмкинлекләре ачык булган турыдан-туры эфирда эш итү тәҗрибәсе башланачак дип өметләндерде ул. 
Студентлар аналитика темасын да телгә алды. Данил Гыйниятов исә яңа “Таяну ноктасы” һәм “Ком сәгате” тапшыруларында ул чәчәк атачак дип дәгъвәлады. Гомумән, бүген ТНВ яңа курс алган, ул универсаль журналистлар белән эш итә, заманча аудитория таләпләреннән чыгып, яңа тапшырулар чыгара, шул ук вакытта сыйфат дәрәҗәсен дә күтәрү өстендә эшли дип белдерде каналның баш мөхәррире.
Берсеннән-берсе кызыклы очрашуларның ешаеп, мастер-класс форматын алуы судентлар өчен бик әһәмиятле. Алар анда яңа мәгълүмат ала, тәҗрибә туплый һәм яңа элемтәләр булдыра. Танылган татар журналистлары белән очрашуларга теләк белдергән һәркем килә ала. 

 

Источник информации: Регина ШИҺАБЕТДИНОВА