23 сентября 2016
Кырымдагы конференция

2016 нчы елның 13-18 нче сентябрь көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Г. Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе укытучылары Мирфатих Зәкиевич Зәкиев, Әлфия Шәүкәтовна Юсупова, Гөлшат Рәисовна Галиуллина һәм Зоя Николаевна Кириллова Симферополь шәһәрендә Кырым федераль университетының Таврия академиясендә узган “Тюркология һәм Көнчыгышны өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре: Кырымдагы төрки телле халыкларның тарихы, этногенезы, теле һәм әдәбияты” дип аталган X Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция эшчәнлегендә катнаштылар.

Конференция В.И. Вернадский исемендәге Кырым федераль университетының Кырым татар һәм көнчыгыш филологиясе факультеты һәм Ларишес “Кырым тарихи музей-тыюлыгы” ярдәмендә оештырылды, финанс ярдәме исә Россия гуманитар фәнни фонды тарафыннан бирелде.

Конференция эшендә Россиянең төрле төбәкләреннән: Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Дагстан һ.б. республикалардан һәм Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән галимнәр катнашты.

14 нче сентябрьдә булган пленар утырышта филология фәннәре докторы, академик М.З. Зәкиев Кавказдагы борынгы төркиләрнең лингвистик эзләре хакында сөйләп, тыңлаучыларны төрки нигезле атамалар белән таныштырды. Г. Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ә.Ш. Юсупова “Төрки тел белеме” секциясе эшен алып барды һәм төрки халыкларның ике телле сүзлекләре турында чыгыш ясады. Татар тел белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Г.Р. Галиуллина хәзерге татар телендәге прецедент исемнәр хакында сөйләде, ә гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты З.Н. Кириллова Татарларны өйрәнү фәнни җәмгыяте эшчәнлеге белән таныштырды. Югары мәктәбебез галимнәренең чыгышлары тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты.

Бакчасарай шәһәреннән килгән “Авдет” кырым татар халык бию коллективы конференциядә катнашучылар өчен концерт куйды, Кырым татарларының халык биюләрен һәм моңлы җырларын башкарып, тыңлаучыларның көчле алкышларын яулады.

Конференциянең бер көне Бакчасарайда урнашкан Ларишес “Кырым тарихи музей-тыюлыгы”нда үтте. Кырым әдәбияты һәм сәнгатенә багышланган фәнни чыгышлардан соң музей-тыюлык директоры Гуливер Альтин галимнәр өчен экскурсия үткәрде, Кырым татарларының тарихына, төп этник, мәдәни үзенчәлекләренә багышланган гаять кызыклы экспонатлар, сирәк китаплар белән таныштырды. Биек кыялы таулар итәгенә урнашкан тыюлык территориясендә XIX гасыр ахыры – XX йөз башы татар дөньясының мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, мөхәррир һәм матбагачы, җәдидчелек хәрәкәтенең юлбашчысы, чыгышы буенча Кырым татары Исмәгыйль Гаспралы эшләгән “Зынҗырлы” мәдрәсәсе, бөек шәхеснең кабере, аның хөрмәтенә куелган истәлекле таш, күп гасырлар дәвамында сакланып калган борынгы биналар – болар барысы да конференция кунакларына көчле тәэсир ясады.

X Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе төрки халыкларның телен, әдәбиятын, тарихын һәм мәдәниятен тикшерү белән шөгыльләнгән галимнәрне бергә туплап, фәнни тәҗрибәләр белән уртаклашу, үзара фикер алышу, ачы язмышлы Кырым татарларының тарихы белән танышу юнәлешендә гаять зур эш башкарды. 

Источник информации: КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Зоя Кириллова