04 мая 2016
"Әкият"

      26 апрель - бөек шагыйребез Г. Тукайның туган көне уңаеннан  IT-лицейның   7 сыйныф укучылары  өчен сыйныф җитәкчеләре Абубакирова Н.Н, Габдуллина Г.Р, Аглямзянов Р.К. катнашында “Әкият” курчак театрына экскурсия оештырылды.

      Укучылар Г.Тукай әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән “ Апушның тылсымлы төшләре” дип аталган рус телендә спектакль карадылар.

 Г. Тукайның  тормышы һәм иҗаты белән таныш булган укучыларыбызда    спектакль тирән кичерешләр калдырды, шагыйрь иҗатына тагын да көчле кызыксыну уятты. Хәзерге һәм киләчәк буын укучыларында шагыйребез Г. Тукайның дөньякүләм танылган  әсәрләренең һәрберсе туган телебезгә, татар милләтенә мәхәббәт хисләре  тәрбияли. Сәяхәттән алган уй-фикерләрен укучылар үзләренең иҗади эшләрендә чагылдырырлар дип ышанып калабыз.

Туган телне саклый алсак,
Милләт яшәр, Тукай яшәр.
Тукай моңында тирбәлеп
Үсәр әле бик күп яшьләр.

 (Рушания Арсланова “Тукай безнең күңелләрдә”)

Источник информации: Пресс-центр IT-лицея КФУ
Материал из раздела: Главная \ Образование \ IT-лицей КФУ