29 апреля 2016
Татар теле һәм әдәбиятыннан IV Халыкара олимпиада

19-22 апрельдә Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан IV Халыкара олимпиаданың финалы үтте. Быел анда Татарстанның төрле районнарыннан, Россиянең 12 төбәгеннән, Япония, Канада, Франция, Австралия, Таҗикстан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Кыргызстан, Азербайҗан кебек илләрдән 500 якын укучы катнашты.

Мәктәп укучылары һәм студентлар нәзари һәм иҗади бәйгеләрдә көч сынашты, шулай ук катнашучылар өчен кызыклы чаралар, экскурсияләр каралган иде.

Олимпиаданың ТР һәм РФ югары уку йортларының татар филологиясе буенча белем алучы студентлар төркемендә Уфа һәм Алабуга студентлары белән беррәттән, КФУның ЛевТолстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институның Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге студентлары Салихова Айгөл (1 курс магистры), Шафикова Рәмзилә (5 курс), Талипова Гөлназ (4 курс), Гомәрова Дилә (3 курс), Гомәрова Зилә (3 курс), Өмет Каһарман (3 курс), Исхакова Наилә (2 курс), Мөгътәсимова Әдилә (1 курс) көч сынашты.

Шафикова Рәмзилә (җитәкчесе – Кадирова Энҗе Хәнәфиевна) татар филологиясе юнәлешендә белем ала торган студентлар арасында беренче урынга лаек булды.

Институбызның тагын бер студенты – Нурмөхәммәтова Айзилә (җитәкчесе – Мөгътәсимова Гөлназ Ренатовна) – ТР һәм РФ югары уку йортларының татар филологиясе буенча белем алмый торган студентлары арасында икенче урын алды.

Олимпиаданың бүләкләү тантанасы 22 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, республика парламентының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты җитәкчесе Рәзил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, КФУның Л.Н.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов һ.б. катнашты.