21 апреля 2016
Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чараларга йомгак ясау тантанасы: җиңүче һәм призерларны бүләкләү

Казан Федераль унивеситетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан март–апрель айларында күпсанлы чаралар булып үтте.

7-11 сыйныф укучылары өчен үткәрелгән  “Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды...” дигән исем астында Г.Тукай шигырьләрен төрле телләрдә уку  конкурсы җиңүчеләрен,  чыгарылыш сыйныф укучылары өчен уздырылган “Син Тукайны беләсеңме?” дип исемләнгән төбәкара олимпиадада җиңүче һәм призлы урын алучыларны,  рус телле студентлар һәм махсус урта белем бирүче уку йортлары укучылары өчен “Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...” дигән исем астындагы шигърият бәйрәмендә, “Тукай әйләнә-тирәбездә” фотоконкурсында, социаль челтәрләрдә Тукайның шигырь юлларын тану буенча “Көн цитатасы» конкурсында  җиңүчеләрне бүләкләү  26 апрель көнне  КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (Татарстан ур.,2) узачак.

Укучылар өчен регистрация 8.00-9.00

Үткәрелү вакыты: 9.00 

Источник информации: Оештыру комитеты
Планируемая дата события: 26.04.2016