12 апреля 2016
"Илһамият" сәнгатьле сөйләм бәйгесе.

9 апрельда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында "Илһамият" бәйгесе үткәрелде. Бәйге татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның һәм аның дусты, татар милли театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариевның 130 еллык юбилеена багышланган.

Бәйгедә катнашырга теләк белдереп йөздән артык гариза килгән булган. IT лицей егетләре, Мәҗитов Илназ “Карт артист”, Галимҗанов Илдус “Хаҗи” һәм Меннибаев Амир “Бер татар шагыйренең сүзләре” исемле шигырьләре белән чыгыш ясадылар.

Әлеге конкурсантлар университетның ике залын тутырып 4 номинациядә көч сынаштылар. Яшь зуррак булган саен укучылар шигырьләрне һәм әсәрләрне яхшырак аңлап укыйлар, интонацияләре дә яхшыра төшә, җөмләдә басымны да дөрес куярга өйрәнәләр. Ләкин, кече яшьтәге балалар да бәйгедә кимен бирмәде. Мөгаен, бу моментта укытучының роле зурдыр. Укучыларны әдәбиятка, сәнгатькә нәкъ алар алып кереп китәләр. Шуңа күрә дә, яше нинди булуга карамастан, укучылар үзләренең сәнгать дәрәҗәсен югары дәрәҗәдә күрсәтә алдылар.

Фестиваль ачу тантанасы белән башланып китте. Аннан соң катнашучыларның чыгышларын тыңладылар. Ябу тантанасы бүләкләү һәм концерт белән үрелеп барды. Римма Ибраһим кызы Таишева “Бәйрәм бүген” җырын җырласа, Кирам Сатиев төрле зурлыктагы гармунда, хәтта ирен гармунында халык көйләрен күңелләргә үтеп керерлек итеп башкарды.

Инде бүләкләүгә килгәндә, Амир белән Илназ катнашучы дипломына, ә Илдус икенче дәрәҗәдәге диплом, китаплар белән бүләкләнде. Егетләрне чын күңелдән котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә уңышлар теләп, зур үрләр яулауларына ышанып калабыз.

Источник информации: Пресс-центр IT-лицея КФУ
Материал из раздела: Главная \ Образование \ IT-лицей КФУ