08 апреля 2016
Шүрәлеләр янында кунакта

“Тукайны Шүрәлесез күз алдына да китереп булмый”, -  дип башлады сүзен дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы доценты Сәләхов Расых Фарук улы. Ә Шүрәле Тукайсыз яши алмас иде. Әлеге ике образ татар әдәбиятында бер-берсе белән бик нык керешеп, бәйләнешеп киткәннәр. Алардан башка милли әдәбиятны гомумән күз алдына да китереп булмас иде, мөгаен. Башка халыклар да Тукайны бөек шагыйрь булуы белән беррәттән, дөньякүләм танылу алган Шүрәленең “атасы” итеп кабул итә. Шүрәле безнең һәрберебез өчен шундый якын һәм таныш. Нәрсәсе бар инде бер карасаң: баш өстендә зур бер мөгез дә, кытыклар өчен яратылган озын бармаклар... Алай гына түгел икән! Әлеге күргәзмәдә без күргән Шүрәлеләр үзләренә аерым бер дөньяны сыйдыра алганнар. Аларның барысы да бер-берсеннән күз явын алырлык төсләр палитрасы, үзенчәлекле формалары, төрледән-төрле специфик характерлары белән аерылып тора. Әлеге әкият геройлары безнең институтыбызның “Манзара” күргәзмә залына Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгыннан килгәннәр. Шүрәлеләр Яр Чаллы, Алабуга, Башкортстан кебек “урманнарның” кунаклары икән, инде Г. Тукайның 130-еллыгы уңаеннан оештырылган Бөтенрәсәй этно-арт симпозиум каһарманнары “Шүрәле турында җыр” дип аталган күргәзмәне яуларга килгәннәр икән! Л.Н.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Манзара” күргәзмә залында 5 нче апрель көнне сәг. 14.00 әлеге “серле карурманны” ачу тантанасы булып узды.

Институтыбыз директоры Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы шул вакыйгага бәйле рәвештә, күргәзмә залының 19 нчы апрельгә кадәр ачык торуын искәртте. “Безнең студентлар арасында каләм тибрәтүчеләр дә бар. Әлеге күргәзмә аларга илһам бирер һәм иҗат әсәрләре тудырырга ярдәм итәр, чөнки монда куелган эшләр чынлап та матур сәнгатьнең бер өлеше булып торалар”, – диде ул. Залга керү белән үзеңне серле бер әкият дөньясына чумган төсле хис итәсең... Монда кошлары, чәчәкләре, урманы һәм тагын әллә кемнәре бар. Нәфислек, әкият... горурлык! ФһМБИның Г. Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире Әлфия Шәүкәт кызы: “Монда хатын-кыз, бала Шүрәлеләрне дә күрергә була. Былтыр булсаң, аларның берсен дә рәнҗетәсе килмәс иде. Бу йөзләрдә ниндидер җылылык, серлелек һәм сихрилек чагылыш тапкан”, - ди. Бер каһарман тоташ чәчәктән торса, икенчесенең баш өстендә кош оясы, өченчесе исә татар халкының милли символларының берсе – ай белән янәшә сурәтләнгән.

Таныш та, шул ук вакытта гаҗәп табышмаклы да икән ул безнең Шүрәлебез. Хәер, һәрбер кешенең күңелендә ул төрлечә, үзенә күрә аерым бер тормыш белән яши. Син аны чәчәкләр белән бизәргә, сакал-мыек ясарга, кулларына таяк тоттырырга да мөмкинсең, ләкин ничек кенә булмасын, ул барыбер Шүрәле булып кала бирә. Тукай Шүрәлесе! Безнең Шүрәле! Үзебезнеке!

Язманы 1 курс студентлары Галиева Алинә һәм Әмирова Рузилә әзерләде.