05 апреля 2016
Айдар Хәлим белән очрашу

Шагыйрь, оратор, язучы, ялкынлы публицист, 1968 елда Казан университетының журналистика бүлеген тәмамлаучы. Болар барысы да күренекле шәхес – Айдар Хәлим турында. Ул 4 нче апрельдә булачак татар журналистлары белән очрашты. Аның безнең кафедра бусагасын беренче тапкыр гына шакуы түгел. Һәр килүендә чыгышы студентлар күңелендә тирән тәэсирләр калдыра һәм киләчәгебез турында уйландыра, тетрәндерә. Узган очрашу да искәрмә булмады. 
Айдар Хәлим белән кафедра студентларын таныштырып Югары журналистика мәктәбе мөдире Васил Гарифуллин болай диде: “Апрель – Тукай ае, аны искә алу, милли әдәбиятыбызның үсешен күзаллау ае. Айдар Хәлим белән очрашу оештыруыбыз юкка түгел, чөнки ул быел Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва кылучылар исемлегендә”.
-    Апрель ае – башыгызны югары күтәрегез! – дип башлады үз чыгышын Айдар Хәлим һәм күптән түгел генә Бөтендөнья татар яшьләре  форумы тарафыннан оештырылган “Jadidfest” фестивалендә катнашудан туган фикерләре белән уртаклашып, “Бетмибез икән әле!” дигән нәтиҗә чыгарды. Аннан кайбер китапларының туу тарихлары белән таныштырып үтте. Мәсәлән, “Милләтләр язган хатлар” дигән китап бары тик хатлардан гына тора икән. Шул хатлар арасында 1974 елда Айдар Хәлимгә шигърият корифее Хәсән Туфан язган хат бар. Ул аңа: “Син шагыйрь түгел, прозага күч, - дип үз нәсыйхәтен бирә. Айдар Хәлим әдәбиятка узган гасырның 60 нчы елларында килеп керә. Беренче шигырьләре Борис Хәлимов исеме белән “Совет әдәбияты” журналында чыга, аннан исемен ул “Айдар Хәлимгә” алмаштыра. 
Шагыйрь туган җиреннән башка яши алмый. Язмыш аны төрле яклап сынаса да, иҗат итәргә бернинди шартлар калдырмаса да, ул үз юлын таба. Иң авыр вакытларында Башкортстанга китеп, башкорт газетасына эшкә кереп, атаклы публицистка әверелә. Тормыш мәктәбе биргән сабаклардан ул безгә болай диде: “Шагыйрь булу өчен 1 тапкыр шагыйрь булу да җитсә, ә прозаик булу өчен 2 тапкыр шагыйрь булу кирәк булса, публицист булу өчен 3 тапкыр шагыйрьлек сорала. Чөнки журналист иҗтимагый җәмгыять пычрагын яларга әзер булырга тиеш”. 
Айдар абыйның безгә килүенең төп максаты, әлбәттә, студентларыбызга “Тукай кем ул? Тукай – халык шагыйре” дигән теманы куертуы иде. Дөрес, һәр халыкның да үз шагыйре бар. Пушкин да халык шагыйре бит! “Әмма безнең татар интеллегенциясе яшьләре Тукай кебек шагыйрь – бердәнбер һәм ул Җир йөзендә була алмый икәнлеген аңларга тиеш,” - диде А.Хәлим. Чөнки Тукай Пушкин сыман Царское село лицейларында укымаган, баллардан балларга йөрмәгән, Пушкин яшенә җиткәндә инде ул 6-7 кеше кулы аша узаган була. Ләкин шулай булуына карамастан, 27 яшенә җиткәндә дөнья гигантлары тудыра алмаган бай мирас калдырып, Казанда, бүген Сәламәтлек саклау министрлыгы утырган бинада, үлә. “Тукай – ятим милләтнең ятим улы. Тукай һәм безнең милләтебезнең кыенлыкларда калуыбыз да Тукайны бәяләп бетерә алмавыбызда,”- диде А. Хәлим. 
Айдар Хәлим аудитория каршында җыелганнарга мөрәҗәгать итеп: “Ничек итеп туган телдән баш тартырга мөмкин, – дип аптыравын җиткерде. – Үзенең милләтен бөек итеп куярга тиешле кеше туган теленнән баш тарта. Без моны инкарь итеп татар милләтенең дәрәҗәсен төшерәбез. Милли телдән башка кеше тәрбияләп булмый”- диде ул. Айдар абый моны үз мисалы белән дәлилли. 1 нче сыйныфтан алып 11нчегә кадәр барлык фәннәрне татар телендә укып ул югалып калмаган, ә киресенчә, бүген татар, башкорт, рус телләрендә бертигез дәрәҗәдә камил әсәрләр тудыручы шәхес буларак формалашкан. Айдар Хәлим фикеренчә, башка телләрне үз туган телең аша чагыштырып өйрәнү башка аура тудыра. Ә бүген 7 миллион татар телләрен русча ачтырып үз талантларын бишектән үк үтерү белән мәҗбүр. Чөнки бала әйләнә-тирә дөньяны үз ана теле аша яхшырак кабул итә. 
Айдар Хәлим белдерүенчә, тулы кеше булу өчен түгәрәк, ягъни 360 градус кирәк. Ул шул түгәрәкне 3кә – 120шәр итеп бүлә. Айдар абый әйтүенчә, шуның берсе – мохит, экология. Әмма ул бүген катастрофа хәлендә, димәк, без 120не югалттык. Икенче 120 – иртәге көнгә ышаныч. Бүген 25 дәүләттә атом бомбасы рәсми корал булып санала. Шулай булгач, без иртәгә исән-имин торабыз дигән фикер бер иллюзия генә. Ә соңгы 120се – аның мәдәнияте, теле. Инде бүген күбесе моннан да баш тарта. Күпме уйланырлык саннар, күпме тирән мәгънә һәм фәлсәфә салынган бу фикерләргә!
Үз чыгышын тәмамлап ул бүгенге шигърияткә, прозага, драматургиягә үз бәясен бирде. Шигъриятне көчле, ә милли прозабыз аксый әле дип белдерде. Ә милли театрыбыз репертуарына килгәндә, А. Хәлим болай диде: “Дөньда мин аңламаган 2 әйбер бар. Беренчесе – Израиль разведкасы Моссад эшләве һәм режиссерларның татар театрына репертуар сайлавы”. 
Булачак эшебездә зур тырышлык, сабырлык, үз туган телләрен белгән балалар тәрбияләүне теләп: “Милләт үзен-үзе тәрбияли торган кавемгә әверелергә тиеш”, - диде ул. 


Источник информации: Раил САДРЕТДИНОВ