07 декабря 2012
Казан байлары ничек ял итә? Яки Казанның затлы рестораннарының берсендә бер тәүлек...

 

Дус кызымнан: “ Кем булып эшлисең?” – дип сорагач: “Хостесс булып бер ресторанда эшлим”, - диде. Кем? Хостесс? Кем соң ул? Сорауларымның чиге юк иде. Эше турында бераз сөйләп киткәч, әз-мәз аңлашыла башлады. Минем дә бу “яңа” хөнәрнең тәмен татып карыйсым килде.

Шулай, беркөнне дус кызымма ияреп, ресторанга эшкә киттем. Әлеге ашханә немец рестораны булып чыкты, әле өстәвенә сыра пешерә торган махсус технологияләре да бар икән. Бина эченә килеп кергәч, күзләр төрле якка йөгерә башлады. Анда музейда кебек: төрле антиквар әйберләр, хәтта иске машина да бар. Иң ошаганы – борыңгы пичәтләү машиналары ( моны журналист булуым аңлатадыр инде). Озын, немец күлмәкләре кигән кызлар, шакмаклы күлмәкләр кигән егетләр, зур-зур бочкалар – болар барысы да балачакта караган лилипутлар турындагы әкиятне хәтерләтте. Ләкин әкият тиз арада бетте. “Ресторан ачык!” – дип игълан итте шымчы. Без, хостесслар матур итеп елмаеп кунакларны каршы алып, өстәл янына озатырга тиеш идек.

Шулай ук бөтен кирәкле мәгълүматны бирү, телефонга җавап бирү, өстәл резервлау да безнең вазифага керә. Боларның барысы да миңа бик авыр түгел иде. Кеше белән аралаша белү – минем төп хөнәрем дә таләп итә. Ресторан ачылганчы бар мәгълүмат белән танышып чыктым. Башта телефонга җавап бирдем, бу радиодагы эшне хәтерләтте: ачык, яңгырап торган тавыш белән, дөрес, граматлы җавап бирергә кирәк иде.

Сзгать уннан алып дүрткә кадәр – төшке аш! Җитди кыяфәтле абый апалар тиз-тиз кәрәзле телефоннарына нидер аңлата-аңлата керәләр дә, кимендә биш минуттан соң: “Спасибо!” – дип чыгып та китәләр.

Сәгать бишләрдән соң кунаклар әзәйде, күбрәк ресторанда буласы концертларга билетлар алырга, яки өстәл резервларга килделәр. Вакыт җидәләргә якынлашканда янә теге җитди абый-апалар килә башлады. Ләкин алар инде башка төрлерәк үзләрен тоттылар.

Ресторанда “фейс контроль” бар: 21 яшь тумаганнар, спорт киемендәгеләрне кертмиләр. Бер “зур” абыең спорт киемендә килеп керде. “Гафу итегез, ләкин сез бүген ресторанга кермисез!” – дим моңа. Миңа усал гына карап: “Нигә әле ул?” – дип эрде “Ресторанга спорт киемендә керергә ярамый!” – дип җавап кайтардым. Бу агайга шул җитә калды. “Син минам кем икәнлегемне беләсеңме соң? Эш урының кадерле түгел ахры сиңа, кызый!” – диеп куркыта башлады. Үз эшемне түгәл башкаруымны, һәм моны дәлилләүче кәгазьләрне дә күрсәттем, ләкин кунагыбыз тонычланмады, администраторны чакырды. Ул да агайга мин әйткән сүзләрне кабатлады. “Мин Казанда соңгы кеше түгелмен! Сез әле үкенәчәксез!” – дип пыр туздырып чыгып китте. Соң, хөрмәтле абыкай, Казанда соңгы кеше булмагач ресторанга тиешлечә килергә кирәктер инде. Кая барасыгызны белеп килгәнсездер бит! Бер дә булмаса, машинагыз да бардыр, бай кеше икәнлегезне әллә каян кычкырып тордыгыз бит, өегезгә кире кайтып өстегезне алмаштырырга биш минутлык эш. Бу бераз көлке хәтта.

Ресторанның үз музыка төркемнәре дә бар. Алар һәр кич чыгыш ясый. Концерттан соң – дискотека. Нәкъ менә шушы вакытта ресторанга, руслар әйткәнчә “золотая молодежь”, килеп тула. Минем эш урнымнан ерак түгел бер өстәл янында егетләр-кызлар утыра. Вакыт-вакыт аларны күз кырыем белән күзәтеп тордым. Хәер күзәтмиче мөмкин дә түгел иде. Ничекләр генә кыланмадылар, хәтта акчаларын идәнгә ташлап, аларга баса-баса биеделәр. Исең-акылың китәр. Күз алдыма ятим, акчалары булмаган сабыйлар килеп басты. Шул кадәр кыланганчы балаларга хәер бирсәләр иде, эх. Ярый соң, үз башлары, үз акыллары. Ләкин шуны әйтәсем килә, бу кыланышлары яхшыга китермәде. Бераз ызгышып та алдылар хәтта.

Бирегә килеп, эшләп каравым әйбәт булды әле. Әз-мәз булса да тәҗрибә. Казан халкы бөтенләй икенче яктан ачылды. Хостесс хөнәре турында нәтиҗә ясап шуны әйтә алам: кешеләр белән аралашырга яраткан кеше өчен менә дигән эш!

Источник информации: Илсөя Тимергалиева Фото:http://www.yuginform.ru