07 декабря 2012
Театр дөньясында яши торган кыз!

 

Үзе чибәр, үзе шаян, үзе уңган... һәм тагы бик-бик күп сыйфатларга ия булган гаҗәеп кыз белән сөйләштем. Резеда Саляхова, Казан кызы, Кәрим Тенчурин исемендәге театр артисты һәм үзе әйтмешли: “Кияүдә түгел”!

-         Резеда, әйт әле, ничек син шушы театр дөньясына килеп эләктең?

- 9нчы сыйныфтан соң китергә тәгаенләгән идем, ләкин кая барырга белмиче озак бәргәләндем. Башта музыка көллиятенә керергә уйлаган идем, шуннан, беренче сыйныфта укыганда, музыка мәктәбенә йөргәндә, клавишаларга тып-тып итеп яшем тамганын искә төшердем дә: “Юк, гомер буе музыка белән яши алмам ахры,” - дип, театр көллиятенә керергә карар кылдым. Шулай итеп, 14 яшемдә мин студент булдым. Укый торгач, көтмәгәндә генә Тенчурин театры режиссеры Рәшит Нургали улы курсына эләктем, зур уңышларымның берсе – шушыдыр дип уйлыйм. Режиссер курсына эләгү - бу инде ярты уңыш дигән сүз. Чөнки җитәкчең актер булса – эшкә урнашырга дигән өмет бик икеле-микеле генә, ә режиссер курсында уку инде күп кенә ишекләрне ачты. Тугыз кешедән дүртебез театрга эләктек. Инде 5нче сезоныбызны башладык. Шулай итеп 2008нче елда Тенчурин театрына аяк бастым.

- Гадәттә сиңа нинди рольләр эләгә?

- Зур театрга аяк басканда, беренче ролебез Хәйвахыйтның “Кияүләр” спектакле иде. Ул безнең диплом эшебез. Аннан соң биредә куерга карар кылдык. Ләкин мин беренче вариантта Банат ролендә идем. Шуннан соң театрыбыз ремонтта сәбәпле, ул спектаклебез озак уйналмады, шулай итеп бетте ул. 2011нче елда Рәшит абый яңадан “Кияүләрне” сәхнәгә кайтарырга булды, һәм Мәйсәрә белән кәләш рольләре алмашынды. Миңа калса, шәхсән үземә, характер буенча да эчке дөня буенча да Мәйсәрә роле якынрак. Чөнки мин үзем дә шундыерак, русча әйтсәк - “электровейник” (көлә). Мәйсәрә образын тудырганда да “буяулар” эзләп табу авыр булмады. Әлегә минем комик рольләрем күбрәк. Кәрим Тинчуринның “Сакла шартламасын” спектаклендәге  Гөлҗамал образы шулай ук бик комик образ. Көз көне театрыбызда “Тенчурин фестивале” үтте, безнең театр махсус шушы фестиваль өчен, шулай ук ремонтта булу сәбәпле уйналмаган, “Американ” спектаклен торгызды. Мин Дилбәр роленда уйнадым. Драма ролем әлегә бер генә, Хәби Ибрахмановның “Төн яна учакта” спектаклендәге Гөлсирин роле. Әлегә драмалардан шушы гына, ләкин киләчәккә хыялым: комик рольләр белән трагик рольләр тигезләшсен иде.

- Төп ролең дә бар бугай…

- Юнус Әминовнаң “Өтибалак Гөлүзә” комедиясендә мин Гөлүзә образында уйныйм - бу минем төп ролем әлеге спектакльда. Өти балакны күп кеше аңламый, “Нәрсә соң ул өти балак?” диләр, таныш түгел сүз бит инде. Бу вакыйга авылда бара, һәм шушы авылда, үзенең балагын да юып куя алмый торган бер кыз-баланы Өтибалак дип йөрткәннәр. Мин, Гөлүзә, шундый кыз булам инде. Үз балагымны да юып куя белмим, сыер савырга кушалар, саумыйм, үземне карамыйм, чәчемне тарамыйм, битемне юмыйм – менә шундый инде. Һәм әлбәттә кешене нәрсә үзгәртә ала?! Мә-хәб-бәт! Безнең фермага яңа зоотехник килә, һәм әлбәттә мин аңа, ә ул миңа гашыйк була. Шулай итеп мәхәббәт Гөлүзәне үзгәртә, ул үрдәктән аккошка әверелә. Шушы роль иң яраткан рольләрнең берсе.

- Ролҗләрнең иң авыры да булгандыр...

-Бәлки “Хаҗи әфәнде өйләнә” комедиясендә Камилә образыдыр. Чөнки башка спектакльләрдә мин ниндидер төрле комик образларда, ә монда, Камилә – героиня. Шагыйрьгә гашыйк булган героиня. Шуңа күрә аның пластикасын үзгәртеп, йөз белән, мимика белән артык кыландырып булмый. Героиня - гел героиня булырга тиеш. Карап торышка героиняларны уйнарга җиңел кебек: мәхәббәтне уйнарга нәрсә инде ул, авыр мыни?! Ә чынлыкта чын мәхәббәтне күрсәтеп, шундый героиняларны уйнау кыенырак. Ләкин мин андый рольләрдән, әлбәттә баш тартмыйм.

- Зур-зур текстларны ничекләр истә калдырасыз? Әллә берәр сере бармы?

- Образны тудырганда, текст ятлау иң җиңеле. Дусларым да: “Абау, шуның хәтлек текстны ничек исегездә калдырасыз? Теге спектакль белән бу спектакльнең сүзләрен ничек бутамыйсыз?” – диләр. Юк, аның бернинди авырлыгы да юк. Ә инде иң авыры, шушы образның эчке хәләтен, тышкы краскаларын табу. Башта бер, ике атна читка бара. Беренчедән шунда истә кала башлый, һәм ул бит ятлау түгел, ул бит текстны аңлап сөйләү. Әгәр текстны ятлыйсың икән, ул онытылырга мөмкин. Ә инде аңлап сөйләсәң, онытылмый. “Читка” дигән период шуңа күрә кирәк тә инде. Чөнки режиссер безнең һәрбер әйткән сүзебезең , җөмләбезнең фикерен, мәгънәсен аңлата. Әгәр дә шуны аңласаң, син аны онытмаячаксың. Шулай итеп истә кадла. Болай утырып, ятлап толк юк.

- Образлар ничегрәк туа?

- Китап укыганда да: “О, менә мин бу җирен шулай уйнар идем, бу образны болаерак уйнар идем,” - дип уйлап куясың. Кайвакыт автобуста сүзләрне кабатлап барганда, образның хәләтенә кереп, минем мимикам да үзгәреп, эчемнән сөйләгән текстымны минем йөзем уйный икән. Тәрәзәгә карыйм да уйнап барам. Шуннан үземне туктатып, кырыйдан карасам, полный ход, роль кабатлап утырам икән (көлә).

- Сәхнәдә дә төрлесе буладыр...

-Тамашачы берәр усал образны сүгә башлаганда: “Көлеп кенә җибәрмәсәм ярый!” - дип уйлап йөрисең инде. Чөнки бер көлеп җибәрсәң, башка туктап булмаячак, спектакльның ахырына хәтлек көләсең. Туктавы бик читен. Тәҗрибәле актерлар төрле вариантлар әйтәләр: кемдер бармак башына карарга куша, имеш зур бармагыңа карасаң, көлүең туктый. Әмма ул сәхнәдә булышмый нишләптер. Сәхнәдә бармагыңа карадың ди, идәнгә карадың ди, кая карасаң да бернәрсә ярдәм итми.

- Көллияттә укучы студентларга киңәшләрең дә бардыр...

- Туфан Миңнуллинның "Төш" мелодрамасын куйганда сәхнәнең бер кырыенда уен коралларында уйнаучы, тере тавыш белән җырлаучы хор утыра. Мин - хорның бер башкаручысы. Спектакльда җырлыйм, гитарада, фортепианода уйныйм. Булачак артистларга да киңәшем шул - уен коралларында уйнау бер дә комачауламый, киресенчә, яңа рольләр, яңа юллар ачылуга этәргеч була. Шуңа күрә студент чакта, вакытны бушка уздырмыйча, биергә, җырларга, уен коралларында уйнарга өйрәнеп калырга кирәк.

Бөтен әйбердә кебек актерлык осталыгында да иң кирәкле нәрсә – ул тырышлык һәм теләк. Безнең хөнәрдә ялкаулыкның эзе дә булырга тиеш түгел.

Источник информации: Әңгәмәдәш Илсөя Тимергалиева