06 декабря 2012
"Сөйкемле кыз" Универсиадада катнашачак

Зәрина Вилданова - яшь талантларның берсе. Чыгышы белән ул Башкортстаннан. 9 яшь булганда, гаиләсе белән Казанга күчеп кайта. Әле 18 кенә яшь булса да, инде байтак уңышлары бар. Ул актив, һәрвакыт эзләнүдә. 6 яшеннән бирле җырдан бер генә минутка да аерылып тормаган. Җитмәгәненә татар телендә генә түгел, рус, кырым телләрендә дә җырлый  Тормышындагы күп уңышларга ул Казанга рәхмәтле. Хәзерге вакытта фәлсәфә факультетында белем ала һәм укуын иҗат белән бергә алып барырга тырыша. Арабызда Зәрина кебек янып торган, актив яшьләребез күбрәк булсын иде.

-         Зәрина, үзең турында берничә сүз әйтеп китче.

-         Мин Башкортстанның Октябрьск шәһәреннән. Хәзер Казанда яшим. КФУда фәлсәфә факультетының Конфликтология бүлегендә белем алам. Шулай ук җырларга бик яратам.

-         Җыр белән ничек кызыксынып киттең?

-         Кечкенә вакыттан ук сәхнәдә идем. Төрле конкурсларда чыгышлар ясап, сабантуйларда җырлап-биеп йөрдем. Казанда күчеп кайткач, 24нче музыка мәктәбенә йөри башладым. Башта хорда идем, аннан соң Ильсия  (классташ кызы) белән "Кубәләк" дуэт булып җырладык. Без Мәскәүгә, Петербургка, Болгарияга барып уз иҗатыбызны күрсәттек. 10нчы класста безгэ тагын ике кыз кушылды. Шуннан соң без "Наз" квартеты булдык. Квартет белән дә, узем генә дә җырладым. Хәзер университетта төрле чараларда актив катнашам. Казанда укытучым- Фәттәхова Ландыш Камил кызы белән таныштым. Ул миңа бик ярдәм итте. Мин аңа бик рәхмәтле. Менә без инде 10 ел бергә.

-         Әйе, ишеткәнем бар. Ә менә беренче тапкыр сәхнәдә чыгыш ясаганың хәтереңдәме? Дулкынлану хисләре бар идеме?

-         Иң беренчесеме? 6 яшемдәгесе?

-         Әйе.

-         "Мисс дюймовочка" конкурсы булган иде. Әйткәнемчә, миңа 6 яшь иде. Мин "Мисс актриса" номинациясендә җиңгән идем. Бик нык дулкынланган идем. Анда җырлап, биеп һәм шигырь сөйләп күрсәтергә кирәк иде. Шуңа да карамастан сәхнә миңа сихерле булып тоелды. Шул көннән башлап сәхнә миңа бик якын булды.

-         Әлегә кадәр нинди уңышларың бар?

-         "Татар кызы 2009" "Сөйкемле кыз" номинациясе, Всероссийский конкурс «Путь к Успеху» - 2нче урын, «Золотой Башмачок» - 1нче урын, Международный Конкурс «Содружество Талантов» - 3нче урын, "Созвездие-2011" - 1нче урын, "День Первокурсника" 1нче урын, "Республиканская Студенческая весна"-2нче урын. -         Ай-яй, боларның барысына да ничек әзерләнеп бетәсең?

-         Мәктәптә укытучыларым ярдәм иттеләр, хәзер уку йортында курсташларым, шулай ук укытучылар да булыша. Әлбәттә, әти- әнием. Алар һәрвакыт янымда, аллага шөкер.

-         Ә менә шушы конкурсларның иң истә калганы кайсы?

-         Һәрберсе дә үз эзен калдырды. Конкурсларда яңа кешеләр танышасың, күпмедер тәҗрибә туплыйсың. Әлбәттә инде, чыгыш ясыйсың. Һәрбер чыгышың үзенчә була, берсе берсенә охшамый. Иң истә калганы минем өчен 2012 елгы “Студентческая весна” булды. Ул бәйге барышында университетның талантлы студентлары белән таныштым. Анда катнашучылар белән без бик дуслаштык. Бер- ике айда бу конкурс безне бер гаилә итеп туплады.

-         Уку йорты турында әйтеп китсәк, син фәлсәфә факультетының Конфликтология бүлегендә укыйсың. Ләкин музыка һәм бу факультет икесе ике нәрсә бит. Ничек алай килеп чыкты?

-         Конфликтология бүлеге бу факультетта әле яңа бүлек. Мине кешеләр һәм аларның бер-берсе белән мөнәсәбәтләре, гомумән, җәмгыятьнең хәзерге хәле кызыксындыра. Анда терроризм, экстремизм тирән карала. Ә хәзерге заманда әлеге ситуацияләрдә профессиональ күзлектән караучылар кирәк дип уйлыйм.

-         Ә нигә музыка факультетына кермәдең? Синең бит менә дигән башлангыч музыкаль белемең бар...

-         Әти-әнием җырлаганыма бик шат, ләкин җырчы гына булсаң, алдагы көннәрдә кыен булыр диделәр. Тик азрак вакыт үткәч, мин музыкаль белем алырга уйлыйм.

-         Тиздән, ягъни 2013 елда, Казанда Универсиада булачак. Син аннан ни көтәсең?

-         Мин “Юни Элита” номинациясендә җиңеп чыккан идем. Димәк, мин Универсиаданың барлык концертларында, аны ачу һәм ябу тантаналарында катнаша алам.

-         Котлыйм сине! Күрәм, син бернәрсәдән дә читтә калмыйсың. Һәрберсендә актив катнашасың. Ә киләчәктә ниләр эшләргә җыенасың?

-         Әлегә планнарым уку белән бәйле. Иҗатка кереп китеп, укуны бөтенләй онытырга ярамый. Булачак профессиям турында тагын да күбрәк белергә телим. Шулай ук яңа җырлар өйрәнергә инде.

-         Ярар, рәхмәт кызыклы әңгәмә өчен. Алга таба сиңа уңышлар телим һәм зур молодец дип кенә әйтәсе килә.



Источник информации: Алисә Әхәтова, 2 курс, 1312нче төркем