26 февраля 2016
Журналистлар белән очрашу

2016 елның 26 февралендә бер төркем массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге студентлары белән очрашты. Әлеге очрашуны гомуми һәм төрки тел белеме кафедрасы оештырды. Очрашуда бүгенге татар матбугаты, аларда күтәрелә торган проблемалар, тел һәм мәдәният мәсьәләләренең куелышы, заманча мәгълүмат ресурслары һ.б. турында сүз барды.

“Сөембикә” журналы баш мөхәррире урынбасары Гөлнур Сафиуллина, “Мәгариф” журналы бүлек мөхәррире Мидхәт Садыйков, “Идел” журналы баш мөхәррире урынбасары һәм “Тылсымлы куллар” журналы мөхәррире Ландыш Фазуллина, “Гаилә һәм мәктәп” журналы хезмәткәре Надия Шәйхетдинова, “Матбугат.ру” сайты җитәкчесе Данил Сәфәров, “Тәртип FM” радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова, “Intertat.ru” мәгълүмат агентлыгы журналисты Фәрит Салихов, “Яшь ТНВ” режиссеры Ләйсән Хадиуллина, “Яшьләр тукталышы” тапшыруы алып баручысы Айзилә Батрханова үзләренең басмалары һәм тапшырулары турында сөйләделәр, студентларның сорауларына җавап бирделәр, аларга үзләренең киңәшләрен җиткерделәр.

Студентлар очрашуда катнашкан журналистларга үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

Источник информации: Раушания Нурмөхәммәтова, Гөлнара Җамалетдинова