03 декабря 2012
Халык энҗеләрен җыйганда...

         21 ноябрьдә Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлегендә инде традициягә кереп киткән зур бәйрәм – студентларның фольклор практикасы нәтиҗәләре буенча оештырылган “Халык энҗеләрен җыйганда...” дип аталган чара булды.

         Уку планы нигезендә һәр елны икенче курсны тәмамлаган студентлар җәй айларында үзләре яшәгән төбәкләрдә фольклор практикасы узалар. Быелгы практиканың да географиясе бик киң иде. Әле курста укучы 41 студент Татарстанның төрле районнарында һәм Рәсәйнең татарлар күпләп яшәгән башка төбәкләрендә, аерым алганда, Оренбург өлкәсе Северный районы Бакай авылында, Пенза өлкәсе Кикин авылында, Мари Эль Республикасы Портянур авылында, Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Иске Пенәгәр авылында, Башкортстанның Кушнаренко районында практика узды. Студентлар халкыбызның рухи байлыгын кайдан җыюлары турында бик матур презентация әзерләгәннәр иде.

         Бәйрәмне фольклор практикасы җитәкчесе – татар әдәбияты тарихы кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Луиза Җамалиева башлап җибәрде. Ул студентларның эшчәнлеге белән таныштырды, аеруча күп материал җыйган тырыш студентларны билгеләп үтте. Якупова Лилия, Шәвәдиева Гөлфия, Рәхмәтуллина Зилә, Закирова Лилия, Музаффарова Чулпаа, Гыйльмуллина Гөлфинә, Кәбирова Гөлфия, Дәүликамова Венера, Кадыйрова Рәзилә, Җаббарова Лилия, Хөснуллина Гөлчәчәк һ.б. эшләре материалның күплеге, тулылыгы, фото-видео материалларга бай булуы  белән аерылып тора.

         Билгеле, материаллар шулкадәр күп җыелган, бер дәрес кысаларында гына аларның барысын да күрсәтеп бетерү мөмкин түгел. Иң-иң кызыклыларны гына күрсәтү өчен студентлар бик оригиналь сценарий төзегәннәр. Бәйрәм авыл әбиләренең, орчык өмәсенә җыелып, истәлекләр уртаклашуыннан башланып китте. “Әбиләр”, бик сагынып, элекке сабантуйларны искә төшерделәр, практиканы Кукмара районы Зур Сәрдек һәм Чишмәбаш авылларнда узган Музаффарова Чулпан сабантуй хакында кызыклы чыгыш ясады. Ул табып алып килгән 1994-1996-1998 елгы сабантуйларның видеоязмаларыннан өзекләр бүгенге студентларның күңелләренә дә хуш килде. Закирова Лилия чыгышында Балтач районы Янгул авылында яздырылган әңгәмәнең аудиоязмасы да тәкъдим ителде. Узган гасырның җитмешенче елларына кадәр уздырылып килгән җыеннар хакында мәгълүматлар бик кызык булды. Йола фольклоры хакындагы материаллар арасында удмуртларның Балтач районы Чепья авылында уздырыла торган  Гырон-Быдтон хакында информация игътибарны җәлеп итте.  Әлеге презентация фотоларга бик бай булды. Практиканы Оренбург өлкәсе Бакай авылында узган Кәбирова Гөлфия Чәчүгә чыгар алдыннан буразнага йомырка чәчү, Каен бәйрәмнәре кебек борынгы йола бәйрәмнәре белән таныштырды.

         Студентлар гаилә йолаларына караган мәгълүматларны да бик теләп туплаганнар. Бала туу, никах туе һәм кешене соңгы юлга озату, хәрби хезмәткә китү белән бәйле мәгълүматлар да аерым музыкаль күренешләрдә тамашачыларга кызыклы формада җиткерелде. Балалар фольклорының иң бай мирасы булган уеннарның да иң матурлары уйналды.

         Л.Җамалиева быелгы быелгы материаллар арасында бәеләр, мөнәҗәтләр, җырларның күп булуын билгеләп үтте. Р.Хәсәнова һәм Җ.Галимовалар бу җәйдә җыелган бәетләрне бергә тупласалар (барлыгы 82 бәет), А.Газизова һәм Л.Җаббаровалар җырларны туплап китапчык әзерләгәннәр.  Шаян җырлар, мәҗлес җырлары гадәттәгечә күп тупланган. Ә менә алар арасында Дәүликамова Венера тарафыннан язып алынган борынгы туй җырларын бу практиканың яңалыгы дип санарга була. Венераның Пенза төбәгеннән булуын да искә алсак, читтә яшәүче татарлар арасында рухи мирас тагын да кадерләбрәк саклана дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Иң матур җырларны һәм такмакларны студентлар “Кичке уен” музыкаль композициясендә башкарып күрсәттеләр.

         Тупланган материаллар арасында халык иҗаты һәм язма әдәбият ядкәрләре бергә үрелгән, аеруча кызларның күңел дөньясын күзәтергә мөмкинлек биргән истәлек дәфтәрләре дә шактый күп. Алар да халык иҗатының аерым чорларда ни дәрәҗәдә популяр булуын күзәтергә ярдәм итә.

         Студентлар үзләренә информант буларак өлкән буын кешеләренә мөрәҗәгать иткәннәр.  Кагыйдә буларак, алар үзләре яшәгән чор турында сөйли. Ә фольклор бүгенге көндә дә яшиме? Әлбәттә яши. Чор үзгәрә барган саен ниндидер жанрларг игътибар кимесә дә, халык иҗаты һәрвакыт халык белән бергә яши. Әйтергә кирәк, студентлар фольклоры аерым өйрәнүне таләп итә торган өлкә. Бу хакта студентлар бик матур видеоролик төшергәннәр. Студент тормышының “сират күпере” – имтиханнар сессиясе хакында кечкенәметражлы фильм бик уңышлы килеп чыккан. Монда төрле сынамышлар, ышанулар, мәзәкләр  гаҗәеп оригиналь формада ачылган.

         Фольклор практикасы тәмам. Нәтиҗәләр ясалган, билгеләр куелган. “Әмма бу әле халык иҗатын өйрәнү тәмамланды дигән сүз түгел. Әлеге материаллар фәнни мәкаләләр, курс һәм  квалификация  эшләре язганда файдаланылыр” – дигән тәкъдимен җиткерде, бәйрәмне бик рәхәтләнеп тамаша кылучы кафедра мөдире һәм татар филологиясе бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре докторы, профессор Флера Сәйфулина.

         Фольклор практикасы нәтиҗәләре белән ел саен танышып баручы филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин да студентларның эшеннән бик канәгать калып: “Ел саен студентлар практикадан ниндидер яңалык алып кайталар һәм аны бик матур формада безгә җиткерәләр”-  дип, фикерен уртаклашты, һәм үзенең кайбер тәкъдимнәрен дә җиткерде.

         3нче курсның кураторы, филология фәннәре кандидаты, доцент, тәрбия эшләре буенча бүлек җитәкчесе Дамир Хөснетдинов, үзе җитәкләгән төркемдәге студентларның фәнни һәм иҗади эшчәнлекләрен югары бәяләгәннән соң, бәйрәм дәвамында орчык өмәсенә килгән “әби”ләрнең кул эшләренә дә оста булуыларына басым ясап, бер сәгатьтә бер оекбаш бәйләп бетерүләренә соклануын белдерде.

         Практика җитәкчесе Луиза Фирдүсовна, студентларның эшчәнлеген югары бәяләп, студентларның эшчәнлеге елдан-ел камлләшүенә, быел фото, аудио һәм видео материалларның артуына басым ясады. 3 курс студентлары үзләре дә башкарган эшләреннән бик канәгать калдылар һәм эстафетаны икенче курска тапшырдылар.